Икетеллелек һәм мәдәнияттә, җәмгыятьтә туган телләрнең әһәмияте

30 марттан – 1нче апрельгә кадәр  Казан федераль университетында укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге IV Россиякүләм фәнни конференциясе эшләде. Талантлы  яшьләр үзләренең фәнни-тикшеренү эшчәнлекләре белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында оештырылган дистәгә якын секцияләрдә дә  таныштырдылар.  Шуларның берсе “Икетеллелек  һәм мәдәнияттә, җәмгыятьтә туган телләрнең  әһәмияте” секциясе иде.

Әлеге секция  быел беренче тапкыр гына тәкъдим ителүгә карамастан,  жюри хөкеменә 10 фәнни эш тапшырылган иде. Алар арасында  төрле телләрне чагыштырып  өйрәнгәннәре дә, татар, рус, инглиз, мари, удмурт, якут, тыва телләренең актуаль мәсьәләренә караганнары да бар иде.

30нча март көнне секциядә “Татар классик әдәбиятында мактау сүзләре һәм аларның аралашуда кулланылышы” (Т. Төхфәтуллина), “Татар, инглиз һәм рус  мәкальләрендә эквивалентлык” (Л.Гөбәйдуллина), “Инглиз, рус һәм удмурт телләрендә көн атамалары” ( А.Измайлов), “Инглиз, рус, мари телләрендә “хатын-кыз” концепты” (П.Мамаева), “ Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре һәм аның тәрҗемәсендә фольклор (җыр) үрнәкләре” (А.Шәмсиева), “Мәдәни багланышлар нәтиҗәсе буларак татар телендә алынмалар” (А.Фаткуллина) турында кызыклы чыгышлар тыңланды, жюри әгъзалары  үз сорауларына яшь тикшеренүчеләрнең тапкыр  җавапларын ишетте.

Секция эше җанлы һәм мавыктыргыч үтте.

Эльвира Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты.