Икътисад белгечлекләрен тәмамлаучыларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча КФУ унлыкка керде

Әлеге белгечлекләрне тәмамлаучыларның хезмәт хакы арткан, шулай ук БДИ баллы буенча күрсәткечләр яхшырган. 

2014 — 2019 елларда вузны тәмамлаган, икътисад һәм финанслар өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча Россия югары уку йортлары рейтингы игълан ителде. Казан федераль университеты әлеге белгечлекләрне тәмамлаучыларның хезмәт хакы үсеше күрсәткечләрен, шулай ук БДИ баллын яхшыртып, топ-10 рейтингка керде.

КФУ Россиянең 46 югары уку йорты арасында 10 нчы урында. Рейтинг мәгълүматларына караганда, КФУны тәмамлаган белгечләр Мәскәүдә 73 мең сум күләмендә хезмәт хакы алырга мөмкин (ел эчендә үсеш 3 мең сум тәшкил иткән). Университетны 2014-2019 елларда тәмамлаучыларның 67 проценты Казанда эшли. 2019 ел нәтиҗәләре буенча БДИның уртача 86,7 баллны тәшкил итте.

Рейтинг 2014-2019 елларда Россия вузларын тәмамлаучыларның керемнәренең уртача дәрәҗәсен чагыштыру нигезендә Superjob тикшеренү үзәге тарафыннан төзелгән. Бу югары уку йортларында уртача балл үз эченә БДИны гына түгел, өстәмә имтихан сынауларын да ала. Шулай ук рейтингта Нобель лауреаты булган югары уку йортларын тәмамлаучылар турында мәгълүмат китерелә.

Элегрәк RAEX рейтинг агентлыгы Россиянең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча топ-20 югары уку йорты исемлеген бастырган иде. Казан федераль университеты тугызынчы позициядә.

Автор: Аделина Биккинина