Илебездә зур бәйрәм! Котлыйбыз!

Бүген, 5 октябрь, илебездә зур бәйрәм – Укытучылар көне. Җәмгыятьтә иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәр ияләре көне.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Элек-электән укытучы — җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше булган. Укытучы — кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк” дигән фикерләре белән бик хаклы.

Барлык укытучыларны, мөгалиимнәрне, профессорларны, фән кандидатларын һәм докторларын бу матур, күркәм бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, яхшы, тырыш, максатчан студентлар телибез. Илләр-көннәр имин булсын!

Ә КФУ диварларында укып укытучы һөнәрен үзләштерүче студентларга шулай ук саулык-сәламәтлек, сессияләрне койрыкларсыз ябуларын, тырыш һәм максатчан булуларын, мөгаллимнәренең сүзләрен тыңлап, киңәшләрен тотып яшәүләрен телибез! Үзегез укытучы булгач та, Казан федераль университетын онытмагыз, элемтәләрне өзмәгез!

Хөрмәт белән, «Дарелфөнүн» газетасы.