Илләр төрле — Яңа елга мөнәсәбәт бер!

Тагын берничә көннән без ел буена көтеп алган бәйрәмнәрнең берсен — Яңа елны каршы алачакбыз. Аңа бездә генә түгел, башка илләрдә дә үзенчәлекле караш яши. Гомүмән, Яңа елны җир шарының барлык илләрендә дә үзенчә билгеләп үтәләр.

Кытайда әлеге гаилә бәйрәме 21 гыйнвар белән 21 февраль аралыгына туры килә. Анда яңа елга аяк баскан көнне фейерверклар җибәрү, йорттан явыз көчләрне куу өчен хуш исле таякчылар яндыру гадәте бар. Кытайлылар фикеренчә, Яңа елда табигать, җир йокысыннан уяна.

Ә менә Япониядә Яңа ел алдыннан киләсе ел нинди хайван елы була, шуның сурәте төшерелгән открытка бүләк итәләр. 100 һәм 8 саннарын японнар бәхетле дип саныйлар, шунлыктан Яңа ел килгәндә  108 тапкыр кыңгырау тавышы ишетелергә тиеш. Соңгы тапкыр сукканнан соң йокларга яталар һәм кояшның беренче нурлары белән торып Яңа елга аяк басалар.

Италиядә исә, барлык иске әйберләрне ташлыйлар. Әгәр Яңа ел төнендә шулай эшләсәң, киләсе елга яңасын алачаксың дип санала.

 Ә менә Кубада Яңа ел җитү алдыннан кәстрүл, чиләкләргә су тутыралар һәм нәкъ 12дә тәрәзәдән түгәләр. Шулай итеп, узып баручыга су кебек чиста юл телиләр. Шулай ук сәгать 12 тапкыр суккан арада 12 виноград ашап куярга кирәк. Монысы киләсе елда бәхет, яхшылык һәм тынычлык озатып барсын өчен.

Һиндстанда Яңа елны төн уртасында түгел, ә кояш чыкканда каршылыйлар. Бу көнне талашырга, ачуланышырга ярамый. Ел ничек башланса, шулай дәвам итә дип санала.

ШОТЛАНДИЯДӘ Бәйрәмгә берничә көн кала җырчылар һәм музыкантлар урамнарга чыгып халык җырларын башкаралар. Яңа ел төнендә дә урамнарда уенчыклар, сыбызгылар, шарлар сатыла. Санта-Клаус – Кыш бабай – барлык өйләргә кереп, балалар белән уйный. Аларның иң яраткан уеннары – качышлы.

Болгариядә гаиләнең иң кечкенә әгъзасы чыршы төбенә басып, Яңа ел җырын җырлый. Сәгатьләр 12 тапкыр суккач, һәр өйдә өч минутка ут сүнеп тора. Бусы – Яңа ел үбешүләре өчен. Тиздән тәңкә акча яшерелгән бәйрәм бәлеше киселә. Аны тапкан кеше киләсе елын муллыкта үткәрәчәк.