Илшат Гафуров Апаста истәлекле стелла ачуда катнашты

Бүген, 6 нчы сентябрьдә, Апаста спорт бәйрәме үтте. Боз сарае территориясендә россия хоккее җиңүләренә багышланган 2 истәлекле стелла ачылды. 

«Хөрмәтле дуслар, бүген Апаста зур бәйрәм, һәм ул спортка гына багышланмаган. Бу җирдә эшләгән мөхтәрәм шәхесләрне искә алуыбыз матур традициягә әверелде. Эш буенча миңа төрле җирләрдә булырга туры килә. Мин анда яшәүче халыкларны үзебезнеке белән чагыштырам. Минемчә, чын патриотизм — ул илеңнең файдасына көч кую. Нәтиҗәле эшегез һәм һәрчак балалар турында кайгыртып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт яусын,» — диде Илшат Гафуров сәламләү сүзендә.

Апас районының «Алтын алка» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2012 елның 12 нче октябрендә ачыла. Ул биредә 252 бала шөгыльләнүгә һәм аларның талантларын ачуга исәпләнгән. Ябык боз аренасы фигуралы шуу һәм Апас районы җелма хоккей командасының матчларын үткәрергә зур мөмкинлекләр ача. Спорт мәктәбен ачу физик культура һәм спортны популярлаштыру эшенә балалар бакчаларын да җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Бүген биредә 7 тренер эшли.

Тантана районның иҗади коллективларына автобус ачкычлары тапшыру белән тәмамланды. Аннан соң «Барс» һәм «Медведи» командалары арасында хоккей матчы башланды.