Илшат Гафуров: «Державин укулары» безнең заман кануннарын эшләүгә һәм кабул итүгә булыша»

КФУда «Державин укулары — 2021» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Аның кысаларында Казан университеты ректорын Гавриил Державин медале  белән бүләкләү тантанасы булды.

Бүген, 25 майда, Казан федераль университеты базасында «Державин укулары: хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. 

Конференция ачылышында һәм пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кеше хокуклары буенча Европа Суды каршындагы Россия Федерациясе вәкаләтле вәкиле — РФ юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Бөтенроссия юстиция дәүләт университеты ректоры Ольга Александрова, шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев һәм башкалар катнашты.

«Державин укулары»н ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә Гавриил Державинның мирасы, аның әдәби һәм юридик хезмәтләре безнең дәүләт үсеше күзлегеннән караганда мөһим һәм кызыклы булуын билгеләп үтте. Шулай ук Президент әйтүенчә, Татарстан Республикасында хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары тыныч тормыш һәм төбәкнең уңышлы үсеше өчен, шул исәптән хокукый яктан да барлык шартларны да тәэмин итәргә омтыла. Моңа, аерым алганда, «Державин укулары» кебек чаралар да ярдәм итә.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, үз чиратында, шулай ук конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде һәм менә инде 6 нчы тапкыр форум Казан федераль университеты базасында Россия Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе белән берлектә уздырыла һәм хокукый системаны камилләштерүгә һәм нәтиҗәле хокук куллану практикасы өчен стимуллар булдыруга ярдәм итә торган актуаль сорауларга кагыла, дип сөйләде.

«Державин укулары» — фәнни дискуссияләр, фикер алышу һәм юридик проблемаларга карашлар белән уртаклашу мәйданчыгы. Ул безнең заманга туры килгән законнарны чыгаруга һәм кабул итүгә ярдәм итә», — диде Илшат Гафуров.

Ул быелгы конференциянең темасы очраклы гына сайланмады дип өстәде.

«Бер яктан, бу пандемиядән соңгы чордагы үзгәрешләрне чагылдыра, ә икенче яктан — Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү белән бәйле рәвештә социаль, хокукый, икътисадый һәм сәяси чынбарлыкны трансформацияләү процессларын аңлау зарурлыгын күздә тота».

Уналтынчы «Державин укулары»н проблематика төрлелеге аерып тора. Бу гадел хөкемнең цифрлашуы һәм ясалма интеллект, куркынычсызлык һәм комплáенс, вакцинация һәм киберизация, онлайн-мәгариф, читтән эшләү һәм башка бик күп актуаль мәсьәләләр. КФУ ректоры әйтүенчә, бу күп яктан күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, югары постларда торучы әдәбиятчы һәм шагыйрь булган Державин шәхесенең күпкырлылыгын чагылдыра.

«Державин фенόмены Казан университеты тарихы белән дә аерылгысыз, — диде Илшат Гафуров. — Гавриил Романович — замана студентлары өчен менә дигән үрнәк. Һәм бүгенге конференция безнең вуз тормышында гына түгел, ә тулаем ил тормышында мөһим фәнни вакыйга булачак, хокукый һәм әдәби тикшеренүләргә өлеш кертәчәк, алга таба да нәтиҗәле фәнни эш өчен стимул тудырачак».

Конференцияне ачу кысаларында шулай ук Россия Юстиция министрлыгы башлыгының  ведомство йөкләгән бурычларны хәл итүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне өчен КФУ ректорын  Гавриил Державин медале белән бүләкләү тантанасы булды. Көмеш медаль белән КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов бүләкләнде.

Болардан тыш, конференциядә катнашучылар һәм кунаклар Г.Р. Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Ел саен «Державин укулары» Россиянең күренекле теоретикларын һәм юриспруденция практикларын, хокук белгечләрен, филологларны, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен, шулай ук бөтен Россиядән генә түгел, башка дәүләтләрдән дә студентларны, аспирантларны һәм магистрларны берләштерә.

Быел чара катнаш форматта уза һәм 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны фәнни дискуссияләр, лекцияләр көтә, студентлар өчен өстәмә рәвештә Россия дәүләте тарихы һәм хокуклары буенча интеллектуаль уеннар, «Судебное ораторское мастерство» конкурсы һәм башка бик күп нәрсәләр үткәреләчәк. 26 майда йомгак ясау һәм конференцияне ябу булачак.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова, Александр Кузнецов