Илшат Гафуров: «Гаилә кешелек кыйммәтләрен саклаучы урын булды һәм булып кала»

Казан федераль университетында хезмәткәрләр, укытучылар һәм студент гаиләләре фестивале узды.

15 майда бөтен дөньяда рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде.

Казан федераль университеты бу уңайдан ел саен фестиваль марафоны формасында киң колачлы бәйрәм оештыра. Конкурслар һәм чаралар рәсми датага кадәр күпкә алдан башлана һәм, Халыкара балаларны яклау көне белән Гаилә көнен берләштереп, 1 июньгә кадәр дәвам итә.

Бүген «УНИКС»та хезмәткәрләр, укытучылар һәм студент гаиләләре фестивалендә катнашучыларның иҗади концерты булды. Сәламләү сүзе белән Казан университеты ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

Аның әйтүенчә, гаилә җәмгыятьнең төп элементы буларак, кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятне һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторы булып кала бирә.

«Гаилә ярдәмендә дәүләт ныгый һәм үсә, халыкның муллыгы арта. Казан университеты 1998 елда ук Гаилә көнен бәйрәм итү традициясенә нигез салды, республика яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрде. Һәм бүген әлеге фестиваль университетның барлык гаиләләрен берләштерде. Шуның нәтиҗәсендә без университетның һәр гаиләсенең үзенчә уникаль һәм талантлы булуын күрәбез», — диде КФУ ректоры.

Илшат Гафуров университет фестивален оештыручыларга рәхмәт белдерде, шулай ук Халыкара балаларны яклау көне алдыннан чын күңелдән барлык ата-аналарга һәм аларның балаларына бәхет һәм нык сәламәтлек теләде.

«Бер-берегезне саклагыз, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга хөрмәт белән карагыз! Тормышыгыз һәрвакыт яктылык белән тулып торсын. Мин сезгә иминлек, тынычлык, күңел җылысы һәм мәхәббәт телим!»

Бүген фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар конкурсларында катнашып призер һәм җиңүче булган 300 кешене бүләкләү тантанасы узды. Шулай ук күпчелек конкурсларда катнашкан һәм берничә баласы булган гаиләләр дә билгеләп үтелде. Иң актив гаилә РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан Республика комитетыннан теплоходка юлламага ия булды. Бүләкләү тантанасында КФУ ректоры белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева да катнашты.

Моннан тыш, химия тәҗрибәләре, су белән балалар үткәргән тәҗрибә мәйданчыклары оештырылды, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей һәм IT-лицей робот техникасы нокталары эшләде, шулай ук балалар өчен фәнни мультфильмнар трансляцияләнде.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова