Илшат Гафуров гаммәви мәгълүмат чараларында Россия югары уку йортлары ректорлары искә алынуның топ-5 рейтингына керде

Сайлап алу 2020 елның июнь аенда эшләнгән.

 

 

«Петербург сәясәте» фонды «Давыдов.Индекс» эксперт челтәре белән берлектә гаммәви мәгълүмат чараларында Россия югары уку йортлары ректорларын искә алу рейтингы әзерләнгән. Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров бишенче урында тора.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясе югары уку йортлары ректорларын искә алу очракларын санау агымдагы елның июнь аенда гамәлгә ашырылды. Шулай итеп, Илшат Гафуров топ-5кә керде, рейтингта бишенче позициядә, аның исемен искә алулар саны — 51.

Рейтингка барлыгы Россия югары уку йортларының 50 җитәкчесе кергән. Беренче позициядә М.Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовничий, икенче —  Сеченов исемендәге Беренче МДМУ ректоры Петр Глыбочко, өченче — РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау. Аннан соң А.С.Пушкин исемендәге Рус теле дәүләт институты ректоры Маргарита Русецкая бара. А.Я.Ваганова исемендәге рус балеты академиясе ректоры Николай Цискаридзе, КФУ ректорыннан соң, алтынчы позициядә тора. Рейтингта җиденче урында — МГИМО ректоры Анатолий Торкунов, аннары А.С.Пушкин исемендәге Ленинград дәүләт университеты ректоры Станислав Еремеев; Новосибирск Илкүләм тикшеренү дәүләт университеты ректоры Михаил Федорук — тугызынчы урында. Көньяк Урал Дәүләт университеты ректоры Александр Шестаков унынчы позицияне били.

Белешмә өчен:

«Петербург сәясәте» фонды — Россия тикшеренү һәм эксперт үзәге, бәйсез коммерцияле булмаган оешма. Фонд 2002 елда җәмгыятьтә иҗтимагый фикерне һәм социаль процессларны өйрәнү, фәнни, социологик һәм сәяси тикшеренүләр уздыру өчен оештырыла.

Автор: Медиакоммуникацияләр үзәге фото: Никита Тохтасинов