Илшат Гафуров КФУ өчен мөһим меморандум имзалауда катнашты

КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров «Университетлар, җәмгыять һәм кешелекнең киләчәге» дигән халыкара форумда катнашты. Чара кысаларында «Вернадский — Поволжье» фәнни-билем бирү консорциумын төзү турында меморандум имзаланды. 

Халыкара форум М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университетында кичә, 25 март көнне булды. Ул кешелекнең глобаль проблемаларын чишүдә университетларның роленә багышланган иде.

Форум кысаларында берничә фикер алышу мәйданчыгы эшләде. Аларның эшендә катнашу өчен илебезнең һәм чит илләрдәге университетларның алдынгы ректорлары һәм президентлары чакырулы иде.

Чараның кульминацион мизгеле булып «Вернадский» программасы кысаларында фәнни-белем бирү консорциумнарын төзү турындагы меморандумнарны имзалау торды. Мәгълүм ки, программаның максаты — мәскәүнең алдынгы вузлары белән төбәк вузлар арасында тыгыз элемтәләр барлыкка китерү, төбәкләрдә фәнни эшләрнең сыйфатын яхшырту һәм икътисадның реаль секторы белән мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Консорциум төзү турындагы меморандумнар Татарстан Республикасы, Ханты-Манси автоном округы, Удмурт, Кабарда-Балкар республикалары, Кемерево, Мәскәү өлкәләре, Хабаров крае, Саратов шәһәрендәге Россия федераль үзәге һ.б. белән имзаланды.