Илшат Гафуров «РОДЕ и ШВАРЦ РУС»компаниясе вәкилләре белән очрашты

29 нчы августта Казан университетының төп кампусында КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм «РОДЕ и ШВАРЦ РУС»компаниясе вәкилләре белән очрашты. Германиянең әлеге предприятиясе югары төгәллекле җиһазлар җитештерүгә махсуслашкан. Аны компаниянең Россия бүлекчәсе генераль директоры Олег Медведев һәм Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Денис Сараев тәкъдим итте. 

Әңгәмә соңгы вакытта кыенлашкан халыкара технологияләр белән алмашта ВУЗларның роле турында фикер алышудан башланды.

«Хәзер безнең төп бурыч — ачык булу. Җиһазларны кую гына аз, алар белән ирекле кулланып та булсын. Кайбер әйберләрне күчереп алып кына булмый, безнең шартларга яраклаштырырга кирәк», — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров .

Әлеге очрашуның максаты: яклар җиһазлар сатып алу һәм укыту курсларын әзерләү турында килешү. Исегезгә төшерәбез, узган ел партнерлар проектны этаплап тормышка ашыру турында килешенгән иде. Аның беренче өлеше инде 2017-2018 уку елында ук эшләп китәчәк.

Бу курсларның бурычы — «КФУ — РОДЕ и ШВАРЦ» укыту-технологик үзәгендә эшләнә торган темаларга игътибарны җәлеп итү. Проект барлыгы 17 профильле белем бирү программаларын төзүне күздә тота. 

«Курсларның фәнни өлеше Казан университеты галимнәре тарафыннан әзерләнә. Без үз ягыбыздан конкрет җиһаз өчен хас нечкәлекләрне аңлату өчен инженерыбызны җибәрергә әзер. Шулай без эффектив әзерлек курсларын эшли алырбыз дип уйлыйм», — диде Олег Медведев.

Җиһазлар һәм тренажер үзәге Казандагы КФУ Инженерия институты территориясендә булачак. Бинаны караудан һәм алар белән танышудан партнерлар канәгать калды.