Илшат Гафуров Россия мәгариф академиясе академигы булды

Бүген Мәскәүдә Россия мәгариф академиясе (РАО) әгъзаларының еллык җыелышы булды. Очрашу өчен төп сәбәп булып ведомствоның 2018 елда башкарган эшләре турында хисап тыңлау һәм якын киләчәккә стратегия белән танышу, РАОның яңа әгъзаларын сайлау торды.  Кандидатлар арасында КФУ ректоры, профессор Илшат Рәфкать улы Гафуров та бар иде. 2016 елда ул мәгарифтәге казанышлары өчен академиягә әгъза-корреспондент буларак кертелгән иде.

Утырыш барышында КФУ ректоры Илшат Гафуров РАОның академигы итеп сайланды.