Илшат Гафуров Россия мәгариф акдемиясе академиясе булды

КФУ ректоры Россия мәгариф академиясе (РАО) әгъзасы дипломын алды. Документны РАО президенты Юрий Зинченко тапшырды. 

Илшат Рәфкать улы Гафуровны Россия мәгариф академиясенең гамәлдәге әгъзасы итеп сайлау турында карар күпчелек тавыш белән еллык гомуми җыелышында 27 февральдә кабул ителгән иде. Бүген, 20 мартта, тантаналы шартларда фәнни дәрәҗәне раслый торган диплом тапшырылды.