Илшат Гафуров Россия ректорлары союзы утырышында катнашты

Бүген, 18 июльдә Мәскәү Дәүләт университетытында Россия ректорлар союзының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова утырышның махсус кунагы булды. Аның җитәкчелегендә академик җәмәгатьчелек алдында торган бүгенге актуаль сорауларга җавап эзләнде. 

Төп мәсьәлә булып Россия Президенты В.В.Путинның 2024 елга россия вузлары алдына дөнья кимәлендә конкурентлыкка сәләтле мәгариф системасы булдыру бурычы торды. Шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге университетларның, фәнни үзәкләрнең һәм икътисадның реаль секторындагы көчле оешмалар нигезендә 15 фәнни-белем бирү үзәкләре төзергә кирәк. Моның өчен чит ил мәгълүмат чыганакларында ешрак күренү кирәк. Россия ректорлары союзя рәисе, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты ректоры В.А.Садовничий әйтүенчә, бүген Web of Science и Scopus ка кергән россия журналларының саны бик аз — бары тик 1,1% (379 журнал). Шул ук вакытта Кытайда бу сан — 628, ә АКШта 6 меңнән артып китә. 

Татьяна Голикова әйтүенчә, илкүләм проект кысаларында Россия Хөкүмәте вузларга һәр төрле яклап ярдәм итүен дәвам итәчәк. 2024 елда бу эшкә тотылачак акчаның күләме 674 млрд. сумга җитәр дип көтелә. «Мәгариф» илкүләм проекты турында беренче фикер алышу РФ Премьер-министры катнашында 13 августта булачак. Стратегияне эшләгәндә вузларның позициясе дә исәпкә алыначак.