Илшат Гафуров «ТАССР оешуга 100 ел» тулу тантанасында катнашты

КФУ ректоры Илшат Гафуров «Казан Экспо» ярминкәләр үзәгендә үткән «ТАССР оешуга 100 ел» тулу уңаеннан үткән тантанада катнашты. 

«ТАССРның 100 еллыгы — татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим период», — диде тантананы ачып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. 100 ел эчендә республика халкыныэ эш сөючәнлеге сәбәпле зур үсешкә иреште. Бүген ул илнең зур үсешкә ирешкән төбәкләре арасына керә.

Республика бөтен дөньяда нефть табу һәм эшкәртү, нефтехимия, машина һәм авиатөзелеш төбәге, авыл хуҗалыгы лидеры һәм шулай ук фәнни-белем бирү үзәге буларак билгеле. Төбәкнең үсешендә фән һәм мәгарифнең алдынгы үзәгенә әверелгән һәм чит төбәкләрдә дә билгеле булган Казан федераль университеты зур роль уйный.

«Безгә туган җиребездә үз туган халкыбызга файдалы булып яшәү бәхете эләкте. Бүген Татарстан — киләчәккә омтылган территория. Биредә яшәргә һәм хезмәт итәргә рәхәт, туасы көнгә ышаныч бар. Бүгенге тантана белән без ТАССР оешуга 100 ел елын ачып җибәрәбез,» — диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. — Бик күп халыкара, бөтенрәсәй һәм республикакүләм чаралар планлаштырылган. Социаль-мәдәни объектлар ачылуы көтелә. ТАССРга 100 ел исемендәге метро станциясе барлыкка киләчәк. Фәнни-практик форумнар үткәрү планлаштырыла. Һичшиксез, игътибар үзәгендә халык булачак. Республиканың уңышлары нигезендә — татарстан халкының бик күп буыннарының хезмәте ята. Татарстан үсеше өчен үз өлешен керткән һәркем алдында баш иям!». 

Үз чыгышы ахырында Татарстан Президенты барлык халыкны республиканың 100 еллыгы белән котлады һәм яңа хезмәт уңышлары, бәхет теләде. 

Алга таба Татарстан Президенты ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка әле яңа гына барлыкка килгән «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.