Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында үтте.
Белем бирү мәсьәләсе дә көн үзәгенә куелган иде. ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашучыларның игътибарын Милли педагогика институтын төзү перспективаларына юнәлтте. Ул 2018 елда Казан федераль университеты структурасында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе төзелгәнлеге турында әйтте.
2018 елда анда укырга 125 студент кабул ителгән. Алар 2 белгечлек буенча әзерләнәләр. Мәгълүм ки, югары мәктәп татар һәм башка төрки телне профессиональ дәрәҗәдә белгән бакалаврларны, магистрларны әзерли. Милли педагогик белем бирү буенча эш дәвам итәчәк диде министр.
Полилингваль белем бирү комплекслары төзү республика мәгарифе үсешендә яңа этап булачак. Аларда белем бирү рус, татар, инглиз телләрендә алып барылачак, тәрбия эше милләтара килешүгә корылачак.