Имтихан бирүчегә биш киңәш

Имтиханга тулысынча әзерләнеп килү мөһим. Имтихан көнне иртәрәк торыгыз. Үзегез белән имтиханда кирәк булачак барлык әйберләрне алыгыз: каләм, карандаш, калькулятор, сүзлек, сәгать, кәгазь битләре.

Тынычланыгыз һәм үз-үзегезгә ышаныч хисен югалтмагыз. Борчылмагыз һзм башка студентлар белән артык күп сөйләшмәскә тырышыгыз.

Аудиториядә җайлы урын сайлагыз.

Билетны, сорауларны яхшылап карап чыгыгыз. 

Сорауга җавап язганда уйлап эшләгез, мантыйк турында онытмагыз.