Имтиханга КФУ белән бергә әзерлән!

Казан федераль университетында Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек курсларына теркәлү башланды, дип хәбәр ителә югары уку йортының медиа-порталында. Сентябрь ае дәвамында югары сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әзерләнү курсларына, шулай ук КФУ имтиханнарына әзерлек буенча электрон теркәлү бара. Монда имтиханнарга 9 – 11 сыйныф укучылары әзерләнә ала.

11нче сыйныфлар өчен дәресләр — 1 октябрьдән, 9 һәм 10нчылар өчен  16 октябрьдән башлана һәм май ае ахырына кадәр дәвам итә. Укучылар белән университет мөгаллимнәре һәм Казанның әйдәп баручы укытучылары шөгыльләнәчәк.

11нче сыйныфлар математика, рус теле, җәмгыять белеме, тарих, химия, физика, биология, география, информатика, әдәбият, инглиз теле буенча шөгыльләнә алачак. 10нчы сыйныфларга Бердәм дәүләт имтиханнарына рус теле, җәмгыять белеме, физика, шулай ук, төркем формалашуга карап, химия, информатика, әдәбият буенча әзерләнү курслары каралган.

9нчы сыйныфлар өчен — рус теле, математика, инглиз теле һәм һәм, гариза керүгә карап (физика, җәмгыять белеме һ.б.), башка предметлар булачак.
Дәресләр һәр предметтан атнасына бер тапкыр (4 академик сәгать -10 һәм 11нче сыйныфлар өчен, 3 академик сәгать — 9нчылар өчен) эш көннәрендә кич белән үтә. Якшәмбе көнне көндез дәресләр башка шәһәрләрдән килүчеләр өчен планлаштырылган.