Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы жиңүчеләре безнекеләр!

КФУ лицей укучылары мәктәпләр өчен информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының ахыргы этабында җиңүгә ирештеләр.

Җиңүчеләр һәм бүләккә лаек булучылар арасында Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның берьюлы биш укучысы булды. 1 апрельдан 5 апрельга кадәр Ульяновск шәһәрендә информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының ахыргы этабы булып узды. Анда Россия Федерациясенең 85 өлкәсеннән 244 укучы катнашкан. Алар арасында Казан Федераль Университетының Н.И. Лобачевский исемендәге интернат-лицеенда укып килүче команда да бар. Җиңүчеләр: Илдар Гайнуллин (9 сыйныф), Рамазан Рахматуллин (11 сыйныф), Асхат Сахабиев (11 сыйныф). Бүләккә лаек булучылар: Азат Исмагыйлов (9 сыйныф) һәм Исмәгыйль Сайфетдинов (11 сыйныф).

Команданы информатика укытучысы һәм лицей укучылары командасы тренеры Сергей Михайлин әзерләгән.

Лилия Әхмәтгалиева тәрҗемәсе