2019 елның 27 һәм 28 ноябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасында 44.04.02 «Психологик-педагогик белем» юнәлеше, «Инклюзив белем психологиясе һәм педагогикасы» профиле буенча белем алган 3 курс магистрантларында (17.1-735 төркем) дәүләт имтиханы булып узды. Без инклюзив белем бирү проблемалары буенча системалы фәнни белемнәре булган, инклюзив белем бирүне оештыруның яңа программаларын һәм методларын эшләргә сәләтле булган яңа формат магистрантларын әзерләдек һәм чыгарабыз.
Әлеге магистр программасының максаты: инклюзив белем бирүне оештыру һәм психологик-педагогик яктан тәэмин итү өлкәсендә тирән, фундаменталь һәм һөнәри әзерләүне таләп итә торган эшчәнлеккә әзерләү; гомуми белем бирү системасы, инклюзив мохитне һәм белем бирүнең сыйфатын бәяләү ысуллары турында заманча гуманистик күзаллауларны формалаштыру, шулай ук магистрантларда заманча методларны һәм белем бирү технологияләрен адекват куллану күнекмәләрен үстерү.
Безне тәмамлаучы магистрантлар сәламәтлекләре чикле балалар килү сәбәпле гомуми белем бирү үсешендәге проблемаларны профессиональ рәвештә билгели һәм анализлый ала, инклюзив белем бирү мохитен формалаштыруга ярдәм итүче системалы программалар һәм чаралар эшли һәм булдыра ала. Шулай ук, уку барышында магистрантлар гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы (тәрбияләнүче) балаларның шәхси белем бирү программаларын, коррекция программаларын, гомуми белем һәм инклюзив процесс белән балага психологик-педагогик ярдәм методларын һәм технологияләрен эшләү буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барырга өйрәнделәр. Уку дәверендә магистрантлар инклюзив практиканы оештыру һәм алып бару, шул исәптән, сәламәтлекләре чикле балаларның гаилә әгъзалары белән ни рәвешле эшчәнлекне алып бару кирәклеге турында белемнәр алдылар. Барлык магистрантлар да дәүләт имтиханын уңышлы тапшырды.