Инстаграм дөрес бәя бирәме?

Бүген социаль челтәрләр белән тыгыз бәйләнешне күрми калу мөмкин түгел. Телибезме, теләмибезме – алар безнең тормышка тәэсир итә башладылар. Хәзер эталон, идеаллар итеп тә нәкъ менә шушы социаль челтәрләр “каһарманнары”н күрәләр, үрнәк итеп куялар. Аеруча яшьләр арасындагы таралган күренеш бу.

Инстаграмга бер фотография керттең ди. Аңа шул ук минутта ук лайк куялар, комментарийлар язалар. Куанасың инде, үзбәяң дә күтәрелә – кешеләргә ошый бит. Ләкин бу күренешнең икенче ягы да бар. Берәр танышыңның, яки башка блогер, артистның фотографиясе астында йөзләгән, хәтта миллионлаган лайк белән комментарий җыела. Ә син шул 150 лайк белән күләгәдә каласың. Шушындый популярлыкка кызыгып, “нигә минем аккаунтыма да шундый реакция юк икән?” дип уйлыйсың.

Каршылыклы күренеш. Шуңа бәйле рәвештә мин нәкъ Инстаграм социаль челтәрендә сораштыру уздырырга булдым. “Социаль челтәрләр сезнең үзбәягезгә йогынты ясыймы?” дигән сорауга җавап көтелмәгән булды.  Сораштыруда катнашкан 68 кешенең 20се (36%) “әйе, йогынты ясый” һәм 45 кеше (62%) “юк, миңа бернинди дә йогынты ясамый” дип җавап бирде. Калган 3 (2%) респондент икеләнеп калды. Җавап биргәннәр арасында яшүсмерләрдән башлап, урта яшьтәгеләргә кадәр, төрле оешмаларда эшләүче, укучы, хәтта чит ил вәкилләре дә бар иде. Кайберәүләреннән җавапларын дәлилләргә сорадым. Болай дип җавап бирделәр: “Ул үзбәяне төшерми. Хәтта үз өстеңдә эшләргә  этәрәдер. Кешеләрнең матур аккаунтларына карыйсың да, илһамланасың. Мин дә булдыра алам дигән фикер йөртә башлыйсың”.

Һәркемнең кануннары, принциплары һәм кыйммәтләре бар. Ничек кенә булса да һәркем үзе турында төпле фикер йөртә. Һәм шушы фикернең “кеше сүзе”нә нигезләнгәнме, әллә юкмы икәнлеген дә ул үзе сайлый. Иң яхшысы  – үзең булып кал! Яхшы фикер ишетү дә зыянга булмас.

Алсу Мансурова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.