Instagram кеше сәламәтлеге өчен иң куркыныч социаль челтәр

Социаль челтәрләр арасында Instagram кеше сәламәтлеге өчен иң куркынычы дип табылган.

Кулланучылары да аннан бик канәгать түгел. RSPH җәмәгатьчелек сәламәтлеге корольлеге җәмгыяте һәм «Яшьләр сәламәтлеге өчен хәрәкәт» тикшеренүчеләре әлеге нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Белгечләр сораштыру вакытында 14тән 24 яшькәчә булган 1479 кешегә YouTube, Instagram, Snapchat, Facebook һәм Twitterны берничә төп сүз: “ялгызлык”, “депрессия”, “хафалану”, “кимсетү”, “тышкы имиджны булдыру” белән билгеләргә тәкъдим иткәннәр. Һәр респондентка 14 сорау биргәннәр.

YouTubeның социаль челтәрдә иң зарарсыз икәнлеге ачыкланган. Аңардан соң, азрак зыян сала торган соцчелтәрләр исемлегендә  Twitter һәм Facebook тора. Snapchat һәм Instagram кулланучылар тарафыннан иң аз хуплау тапкан.

Галимнәр сүзе буенча, социаль челтәрләргә ияләшү сигарет һәм алкогольгә караганда  да куркынычрак. Алар раславынча, яшьләр арасында хафалану һәм депрессия соңгы 25 елда 70 процентка арткан. Белгечләр шомлану, депрессия һәм йокысызлык артуны социаль челтәрләргә бәйле, дип аңлаталар.

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Манижа Камолова әзерләде.