Интеллектуаль уен рэп стилендә

srjmjpxehtk«DeBattle» — беренче интеллектуаль рэперларча көрәш. Дөрес, кызыклы һәм бик тиз фикерләү — бу уенда катнашучыларны бәяүләү өчен иң мөһим критерий.

Гадәти булмаган форматтагы беренче уен шактый күп катнашучылар җыйды: алар үз күнекмәләрне практикада тикшерергә омтылдылар. Кемдер элегрәк традицион дебатларда катнашкан, ә кемдер бөтенләй беренче тапкыр килгән булып чыкты. Әмма барлык катнашучылар энтузиазм белән белемен һәм бик тиз фикер йөртү сәләтен тикшерде. Өстәвенә, гадәти булмаган уенга шундый ук кагыйдәләр: катнашучыга җавап өчен 30 секунд кына бирелә (традицион уенда – 4 минут), ә чыгышлар чиратын «таш, кайчы, кәгазъ» уены белән билгеделәр.

Кичнең мөхтәрәм кунаклар, соорганизаторы һәм турында-туры катнашучылар «ШИКӘРные» төркеме булды. Ислам Валиев чараны үзе алып барды, ә ТОДЦ «Дебатлар республикасы» җитәкчесе Аммар абый Аль-Анси,  ГТРК Татарстан радиосы алып баручысы Батыр абый Харисов һәм «Сәләт» Яшьләр үзәге директоры — Айгөл апа Габдрахманова уенны бәяләделәр.zwsmpjtp1ysЧын рэп-баттл катнашучылары сыман ике кеше кара-каршы оппозицион фикерләрен якладылар. Һәр раунд ахырысында жюри җинүчене сайлады, шуннан соң яңа оппонент чакырылды. Катнашучылар уенның асылын бик тиз аңладылар.

«Бездә бик актив катнашучылар! Аларнын кызыксынуы һәм үзләрен яңа рольләрдә сынап карарга теләү сизәлә, һәм иң мөһиме – фикерләрен әйтергә телиләр», — дип билгеләп үтте «Безнең фикер» җитәкчесе Ләйсан Миңнуллина.

Катнашучылар, үз чиратында, шулай ук мондый форматтагы уеннар үзүсеш өчен бик мөһим булуын ассызыкладылар.

Рафаэль Камалеев, ИИФИның 1 нче курс студенты, дебатларда беренче ел гына катнашмый, әммә «DeBattle» аның өчен ярышның яңа ягын ачкан. «Миңа гадәти булмаган формат ошады. Барысы да бик кызык һәм мавыктыргыч узды. Монда аргументациядән башка сүзләрне рифмага төзәтергә кирәк булды, ә бу фикерләүне яхшы үстерә. Минемчә, әлеге чара — үзенең телне, сүзне һәм тизлекне камилләштерү өчен көчле мәйданчык», — диде ул.

Ә ИСФНиМКның 1 нче курс студенты Әлфия Гыймадиева интеллектуаль көрәштә беренче тапкыр катнашкан икән. «Чыннан әйтсәң, фикерләрне туплау җинел булмады, чөнки аргумент һәм  контраргументка нибары 30 секунд вакыт бирелде. Ләкин мин бу чара тел дәрәҗәсен күтәрү өчен бу яхшы мөмкинлек дип уйлыйм. Киләчәктә дә шундый уеннарда катнашырга планлаштырам», — дип сөйләде Әлфия.

Чара ахырында жюри җиңүче исемен игълан итте. Интелектуаль ярышында  ИЭУФ студенты  Миләүшә Шарапова җинде. «Һәр уен – бу бик күп хис-кичерешләр, үзенчәлекле темалар. Кайсы өлкәдән сорау бирүләрен күз алдына да китерә алмыйсың. Бу уен  әйләнә-тирәдәге тормыш һәм вакыйгаларга үз карашыңны булдырырга мөмкинлекләр бирә. Өстәвенә, биредә кабатланмас хисләр кичерәсең», — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Чара кысаларында шулай ук репостлар буенча бәйге дә узды. Төп бүләк – якын арада дөнья күрәчәк «ШИКӘРные» клибында төшү мөмкинлеге. Бу бәйгедә ИПиО студенты Илүсә Дәүләтшина җиңеп чыкты.

Алинә Сысоева.

Автор фотолары.