Бу сорау матбугатта эшләүчеләргә һәм, гомумән, кызыксынучан кешеләргә күптәннән тынгы бирми. Заманында телевидение китапны һәм басма чараларны алыштырачак дигән фикер шактый таралган булган. Әмма тормышта бу фикер раслау тапмады. Тик Интернет …хәтәррәк күренеш. Интернет телевидениене, радионы, гәҗитләр-китапларны берүзе алыштыра ала һәм кулланышта уңайлырак та: теләсә кайсы вакытта кереп үзеңә кирәкне табып була. Бүгенге көндә мәгълүматның чиксез арта баруы укучыларда аны клип рәвешендә кабул ителүгә китерә, укучыны бары тиз арада өр-яңа мәгълүмат табу гына кызыксындыра.
Электрон матбугатны ачып укырга җайлы. Тик игътибарны читкә юнәлтүче төсле реклама, төрле сылтамалар укыган мәгълүматның бәһасен киметә, фикерләүне бераз тарката. …Һәм укылган мәгълүмат онытылып та китә… Басма чыганактан укыганда авторга карата мөнәсәбәт туа, үз фикерең дә өлгерә. Моңа чит вакыйгалар (реклама, җайланмаларга бәйләнеш ише) комачауламый, чөнки укучы бүленми генә мәгълүматны кабул итә һәм җавап итеп үз карашын булдыра.
Әмма безнең гомердә генә Интернет китапны да, басма чараларны да алыштыра алмас дип уйлыйм мин. Әле безнең буын – китап кадерен белә торган кавемнән, заманында китапханәләрдән чыкмый китап укый идек. Кәгазь битле китапны яки гәҗит-журналны кулга алып, битләрен актару ләззәтен аңлаучылар армиясе әлегә күпсанлы, чөнки китапсыз тормышны күзаллый алмаган урта һәм өлкән буын да бар. Алар өчен гәҗит-журнал – көндәлек ихтыяҗ булса, китап – ял итүнең бер рәвеше. Бу күренеш бер яктан электән килгән гадәт булса, икенчедән өлкәннәр яңа гаджетлар белән эшләргә авырыксына. Хәзерге яшьләр тормышларына Интернет керү белән дөньяга практик яктан гына карасалар, өлкәнрәкләр өчен уку тәрбияви-рухи чара да булып тора.
Ләкин бу фикер белән мин басма матбугат, китап өлкәннәр өчен генә яши, өлкәннәр киткәч бетәчәк дип әйтергә теләмим. Интернет ярдәменә ихтыяҗ зур, әмма ул рухи ихтыяҗны тәэмин итә алмый, чөнки тизлек һәм сан ягыннан куып сыйфат ягыннан калыша.
Алсу Газтдинова, фотолар Интернет челтәреннән алынды.