Интернетта #МӘҺДИЕВ флешмобы башланды

Мөхәммәт Мәһдиев исеме Казан университеты тарихында зур урын алып тора. Татарстанның халык язучысы озак еллар Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларына белем бирә. Аның дәресләрен, үзен сагынып искә алучылар әле дә бик күп. Шул уңайдан Республиканың «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы һәм татар язучылары интернетта #МӘҺДИЕВ флешмобын башлап җибәрә. Ул күренекле әдип Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Язучылар Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекләр укыячак. Флешмобка теләге булган һәркем  кушыла ала. Моның өчен «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекне видеога төшерергә һәм аны #МӘҺДИЕВ хештегы белән интернетка урнаштырырга кирәк.

Проектның идея авторы — Казан университетын тәмамлаган Земфира Гыйльметдинова, проект җитәкчесе — КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты Илгиз Шәкүров. Алар әйтүенчә, флешмобның максаты — Мөхәммәт Мәһдиевнең исемен яшәтү һәм халыкны «Торналар төшкән җирдә» әсәрен укырга чакыру.

«Язучылар сүзнең кадерен белә торган халык. Шуңа күрә дә бу флешмобны алар белән башлап җибәрәбез. Әдипләр әсәрдән өзекләр укыячак һәм иң кызык җирдә туктаячак. Дәвамын һәркем үзе табып укып бетерергә тиеш була», — дигән Земфира Гыйльметдинова.

#МӘҺДИЕВ флешмобына иң беренче булып Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев кушыла. «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән ул укыган өзекне МӘҺДИЕВ хештегы белән интернет челтәрендә табып карарга мөмкин.