Җир-ананың зәңгәр күзләре…

Татарстанда 2016 ел «Сулыкларны саклау елы» дип игълан ителде.

Авылларыбызда җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып утыручы чишмәләр кемгә кадерле түгел?! Безнең балачагыбыз да гуя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга… Олы тормыш юлына чыгып киткән яшьләребез, студентларыбыз чишмәләрне, сулыкларны чистартып, тәрбияләп торуга ничек карыйлар икән? Шул сорау белән мин берничә студентка мөрәҗәгат итергә булдым.

dsc09563

Кристина Абросимова, КФУ студенты: Чишмәләрне савыктыру — иң башлап күңелебезне савыктыру ул, чөнки чишмә — су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмәләрне киләчәк буынга җиткерү өчен чистартып тәрбияләп тору җирлектә яшәүче һәркемнең изге бурычы булырга тиеш, дип саныйм.

Альберт Әхмәтов, Казан аграр институты: Минем туган авылым Кайбыч районы Мөрәле авылында чишмәләр төзекләндерелгән, өсләрен томалап, ябып эшләнелгән. Ел саен чистартып, буяп торыла, без, яшьләр дә, бу эшләргә теләп катнашабыз..

Зилә Хәмәтгалимова, КФУ студенты: Чишмә суын эчәргә бик яратам мин, авылга, әби-бабайлар янына кунакка кайткач та, рәхәтләнеп чишмә буена барып, кошлар сайраганын тынлап, челтерәп аккан суга карап, күңелемне сафландырып утырам. Тик чишмәләрнең хәле бик үк мактанырлык түгел, томаланып, күмелеп бетеп, сыкрап елап яткан кебек тоела миңа…

tmm1000x1000_37772Гөлназ Шиһапова, Казан дәүләт сәнгать  институты: Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итү мөмкин түгел. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс тә иде. Ходай биргән байлыкның кадерен белеп, сулыкларыбызны тәрбияләп, халкыбызның бәхиллеген алсак бик әйбәт.

Студентлар фикере белән килешми мөмкин түгел. Бу елда җир-анабызның зәңгәр күзләре булган сулыкларны, чишмәләрне, күлләрне яңартуга, чистартуга юнәлдерелгән эшләр эшләнелер дигән теләктә калыйк. Бу чараларга  үзебез  дә өлеш кертсәк, бик саваплы булыр иде.

Роза Нуриева