Җир шарыннан тыш яшәү бармы?

24 февральдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә КФУ Физика институты В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Алмаз Галеевның «Жизнь за пределами Земли» дигән темага фәнни-популяр лекциясе булачак. 

XX-XXI гасыр чигендә астрономик күзәтүләрнең яңа методлары, мәгълүмати технологияләр, космик аппаратлар һәм телескоплар ярдәмендә бик тә мөһим ачышлар ясала. Алар кешеләрнең галәмдә яшәү булуы турында күзаллауларын киңәйтәләр. Соңгы ун елда, мәсәлән, галимнәр Марс өслеге астында һәм башка гигант-планеталарның иярченнәрендә яшәү өчен кирәкле шартлар булуы турында әйттеләр. Мондый иярченнәргә Европа һәм Титан керә.

1995 елда беренче экзопланеталар ачыла. Бүген аларның саны 4 меңнән артып китә. Аларның берсен ачуда КФУдан Алмаз Галеев та катнаша.

Аламаз Галеевның фәнни-популяр лекциясе 24 февраль көнне 18:00 сәгатьтә “Смена” заманча мәдәният үзәгендә булачак. Анда теләгән һәркем килә ала.