Иркен сула!

Универсиада авылында «Иркен сула!» дигән акция үтте. Аны Яшьләр сәясәте буенча департамент һәм «Выбор» бәйлелекләрне профилактикалау үзәге хезмәткәрләре Халыкара тәмәкедән баш тарту көненә багышлап оештырганнар. Чараны үткәрүдә һәм оештыруда шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр, Фундаменталь медицина һәм биология институты, ИТИС Югары мәктәбеннән волонтерлар зур ярдәм күрсәткәннәр.  

«Выбор» үзәге хезмәткәрләре КФУ психологлары белән берлектә 5 интерактив мәйданчык ясаганнар. Анда студентлар кальянның зарары турында фактлар белделәр, шарлар кабартуда ярыштылар, тәмәкенең зыяны турында материалны өйрәнеп, хәтерләренә салып куйдылар. Яхшы нәтиҗәләр һәм тырышлык өчен студентлар оештыручылар әзерләгән махсус бүләккә ия булдылар.

Шулай ук студентларга бу зыянлы гадәттән котылу мөмкинлеге турында белгечләрдән консультация алырга, бу проблемага карата үз фикерләрен белдертеп кәгазьдән торналар ясарга да була иде.

Нәтиҗәдә һәр катнашучы яңа мәгълүмат белде, алга таба алар үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булыр дигән өмет бар.