Иртән күзләрне ничек ачарга?

Иртән йокыдан уяну – дөньядагы иң авыр эшнең берседер ул. Әмма йокы туймады дип иркәләнеп ятып булмый – эшләр көтә. Иртәне матур һәм күңелле башлар өчен нишләргә соң? Тәмам ачылырга теләмәгән күзләрне ничек ачарга? Сезнең өчен үзем һәм тәҗрибә тарафыннан сыналган берничә ысул тәкъдим итәм.
Будильник кирәк түгел!
Йокыдан уяну өчен будильник түгел, ә берәр күңелегезгә ошаган көй куегыз. Аны гадәттәге вакыттан 15-20 минутка алгарак күчерсәгез яхшырак. Күзне ачуга, тәмле һәм озак итеп бер киерелеп алыгыз. Яткан килеш аяк-кулларыгыз белән төрле хәрәкәтләр ясагыз. Аннары торып, тизрәк утны кабызыгыз. Иртәнге кояш әле чыкмаса да, ә сезнең инде иртәгез якты булсын! Яктылык җитмәгән очракта кайберәүләрдә депрессия дә башланырга мөмкин бит!
Гимнастика ясарга иренмә
Иртән гимнастика ясарга кирәк. Берничә минут кына булса да, иренмичә, җиңелчә физик күнегүләр эшләгез. Инде хәзер ванна бүлмәсенә дә барырга була. Контраст душ кабул итәргә өйрәнегез, ул сезне тагын да ныграк уятып җибәрәчәк.
Тәмле булсын!
Мөмкинчелек булса, яңа гына сыгылган әфлисун согын эчегез. Иртәнге аш өчен тәлинкә һәм чынаякларның кызыл, яшел һәм сары төстәгеләрен сайлагыз. Алар күзне дә иркәли, кәефне дә күтәрә. Лимонлы чәй яки кардамон салып кайнаткан каһвәнең хуш исе дә уятып җибәрер. Иртән пешерелгән боткагызга күрәгә яки йөзем салыгыз.

Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, өйдән чыгып китәр алдыннан уянып, үзегездә көч-энергия сизеп, кәефегез күтәрелгәненә дә игътибар итми калмассыз. Уңышлар сезгә!

Илгиз Шәкүров