“Исәнме, улым!”

“Исәнме, улым!” спектаклендә булып кайттым. Ана белән ул мөнәсәбәтләрен шул дәрәҗәдә күңелгә үтеп керерлек итеп сурәтләгән спектакль караганым юк иде кебек моңарчы…
Улына ана кеше иң тыгыз эш вакытында шалтырата һәм барысын – барысын тәфсилләп сөйләргә тотына. Әйе, барысын да. Яңа фен сатып алуын, ул фенның нинди функцияләре булуын, кунак булып бүлмәдә биш таракан килеп чыгуын, барысын да. Мондый сөйләшү инде дәрәҗәле эш урынында утыручы ир – атка мәгънәсез һәм кирәксез кебек тоела. Бар әйберне кызыкка, күңеллегә бора белүче ана кеше туктарга уйламый да, күрше зәһәр Аня түтәйнең кенәриләре качып китүен дә, шул сәбәпле Аня түтәйнең кычкырып йөрүләрен дә сөйли. Бу “мәгънәсез” сөйләшүне тизрәк туктатырга теләп, улы анасына урамда йөреп керергә, бер кибетләрне әйләнеп, саф һава сулап йөрергә тәкъдим итә.
Тик… Көннәр буе шалтырату көтеп яшәгән ана кешене башка әйбер борчый. “Телефон шалтыравын ишетми калырмын диеп, хәтта ваннага да кермим бит кайвакыт” – дип авыр сулый ул. Көтү – авыр. Ә билгесезлек аша көтү – икеләтә авыр. Кайвакыт башка номерга шалтыратырга теләп, ялгыш аңа шалтыраткан кешеләргә дә чиксез сөенә ана кеше. Аларны тоткарларга, күбрәк сөйләшергә тели. “Кем булса да, мөһим түгел, сөйләшсеннәр генә…”
Мондый сөйләшүләр ул кешегә тәэсир итми калмый. Ул ана кешегә ешрак шалтырата, үзенең тормышы, яшьлеге, гомумән, барысы – барысы да тәфсилләп сөйләвен үтенә. Инде ярты гасырга якын гомер яшәп, газиз анаңның шигырьләр язуын белмәвен аңлый…
Спектакль ахырына таба сөйләшүләр күпкә эчкерсез, җылы рух белән сугарыла башлый:
– Мин сине шундый яратам, әни!
– Мин сине тагын да ныграк яратам, улым…
Наилә апа Гәрәеваның осталыгына аерым басым ясыйсы килә. Ана ролен башкаручы әлеге искиткеч талант иясе, озын, мәгънәле һәм моңсу монологлар белән тамашачының күзләрендә яшь бөртекләрен мөлдерәтә, шунда ук кызык кына әйбер әйтеп куеп, бар залны елмаерга, көләргә мәҗбүр итә.
Күп әйберне аңлата, уйландыра, елата, көлдерә!
Бу спектакль бар тамашачының ук булмаса да, күп кешенең үзләренең газиз аналарына карата булган мөнәсәбәтләрен тагын да җылырак хис белән тулыландырган, диеп өметләнәм.
Әниләребез безнең шалтыратуны көтеп яши.
Көттермик, зинһар!