Кичә, 4 сентябрьдә, КФУ ИТИС Югары мәктәбенең 50 беренче курс студенты грант алдылар. Тантаналы чара Казанның IT-паркында булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры, Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, ИТИС директоры Айрат Хасьянов катнаштылар.
Роман Александрович БДИ баллары нәтиҗәсендә грант алуга ирешкән студентларны кайнар котлады һәм алга таба яңа белемнәр үзләштерергә, стартапларда катнашырга чакырды. Ул шулай ук Айрат Хасьновка ИТИСны күп еллар дәвамында уңышлы итүдә рәхмәтләрен җиткерде.
Студентларны котларга партнер-компания вәкилләре дә килгән иделәр. Алар беренче курс студентларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Беренче курслар өчен грант ярдәме һәр елны 2011 елдан башлап күрсәтелә. Төп максат — талантлы студентларга ярдәм итү һәм IT-белгечләрне үзебезнең төбәктә калдыру, чөнки грант алучы Татарстан Республикасында теркәлгән оешмада грант алган ел кадәр эшләргә тиеш.
Грант системасы КФУ ИТИС Югары мәктәбендә ел дәвамында түләүсез югары белем алырга мөмкинлек бирә. Алга таба, 2-4 курсларда грант студент әгәр дә укуда яхшы күрсәткечләргә ия булса гына бирелә.
Быел ИТИСта бюджет урынына эләгү өчен БДИда 258 балл җыярга кирәк иде. Грант алу өчен — 244.
Гран турында тулырак биредә белергә була.