«iВолга-2021» форумына теркәлү ачылды

Чара 20-24 августта «онлайн» узачак.

Идел буе федераль округының «iВолга» Яшьләр форумына теркәлү башланды, ул 20-24 августта «онлайн» режимында узачак.

Тамашачылар һәм резидентлар сигез яңа смена буенча белем бирү программасын уза алачак, шулай ук мәдәни программаларда һәм форум проектлары конкурсында катнаша алачак.

Катнашучылар ике төркемгә бүленәләр: резидентлар һәм тамашачылар.

Резидентлар – форумның барлык чараларында катнаша алачак 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге РФ гражданнары. Алар өчен форум кысаларында гадәттәгечә грант конкурслары узачак.  Бары тик бер сайланган смена буенча гына резидент булырга мөмкин.

Тамашачылар – нетворкингта, рейтингта һәм проектлар конкурсында катнашмыйча гына  белем бирү һәм мәдәни-ял программаларының аерым элементларын карый ала торган 14 яшьтән зуррак кешеләр.

Чараның резиденты булу өчен, ivolgaforum.ru рәсми сайтында теркәлергә, анкета тутырырга, шулай ук 27 июльгә кадәр АИС “Россия яшьләре”ндә теркәлергә кирәк. Форумда катнашучылар чараның рәсми сайтында 23 августка кадәр теркәлә ала.

2020 елда «iВолга» форумы дистанцион форматта узды инде. Ул вакытта анда Россиянең 82 субъектыннан 69 329 кеше катнашты, шулардан 3607 кеше форум резиденты, шул исәптән социаль челтәрләрдә 65 722 кеше тамашачы сыйфатында булды.

ИФОның «iВолга» форумы Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле патронатыда уза. Чараны  Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә Самара өлкәсе хөкүмәте оештыра.

Тулырак мәгълүмат форумның рәсми сайтында урнаштырылган.

Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге