«iВолга» катнашучылары 300 мең күләмендә грант ота ала

23-31 июльдә Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «iВолга» яшьләр форумы уза. 

Анда барлыгы Россиянең Идел буе федераль округының 14 һәм башка төбәкләреннән һәм 10 БДБ илләреннән 2500 кеше катнашыр дип көтелә. Татарстан Республикасыннан форумда 95 студент катнашачак, шуларның 30ы — Казан федераль университетыннан.

9 көн дәвамында, 23-31 июль көннәрендә форум катнашучылары тәҗрибә һәм идеяләр белән алмашачак, төрле гуманитар, инновацион проектлар эшләү һәм аларны тормашка ашыру белән мәшгуль булачаклар һәм белем бирү программаларында катнашачаклар. Уңышлы дип табылган проект авторларының 150-300 мең күләмендәге грант оту мөмкинлеге бар. Быел конкурсның гомуми грант фонды — 10 миллион. 6 ел уздырылу дәвамында «iВолги» катнашучыларының 300 дән артык проектлары 56 миллионлык грант ярдәме алган. 

Быелдан башлап форум «iВолга 2.0» дип аталачак. Яшьләр мәйданы тагын да динамик һәм Россия Федерациясенең Дәүләт заманча яшьләр сәясәте тенденцияләренә җавап бирергә тиеш дип санала. 

«iВолга 2.0» форумында 10 смена эшлиячәк. Дәүләт яшьләр сәясәтенең стратегик юнәлешләре анда ачык чагыла: «Киләчәк фәне һәм мәгарифе», «Агрополис», «Син — эшмәкәр», «PROспорт», «Инфоgram» һ.б. Форумда катнашучы мөмкинлеге чикләнгән яшьләр өчен, гадәттәгечә, иклюзив шәһәрчек эшлиячәк.