Июль нинди булачак? Галим Ю.Перведенцев фаразы

Июльнең беренче декадасында Казанда һава торышы нормадан бераз түбән булачак. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Перведенцев әйтә. 

Аның әйтүенчә, айның беренче атнасында уртача тәүлек һава температурасы 20 градус тәшкил итәчәк. Һава торышы тотрыксыз булачак, кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Чәршәмбе көннән һава торышы үзгәрер дип фаразлана. Әйтик, 3 нче июль көнне көндез — 24, ә төнлә 15 градус булырга мөмкин. Алга таба, якшәмбегә кадәр Атлантикадан килгән салкын һава ташкыны йогынтысында республика башкаласында бераз суыту көтелә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда пәнҗешәмбе көнне көндез — 21, төнлә — 13 градус, җомга көнне көндез — 20, ә төнлә — 11, шимбә көннең аязучан-болытлы булуы, көндез — 21, төнлә — 11 градус җылы булыр дип фаразлана.

Галим әйтүенчә, әгәр дә һава торышын антициклон билгеләсә, Казанда эссе булыр иде.

Исегезгә төшерәбез, июльдә күпъеллык климатик норма 20 градус җылы һәм 70 мм явым-төшем булган һава торышы. Ю.Перведенцев алда әйтүенчә, һәр килгән ай температура нормасын арттырып җибәрә һәм җылырак була. Август кызу һәм явым-төшемнәрсез булырга охшап тора.