Июльдә Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе узачак

Бу һәр студент өчен зур бәйрәмнең бер өлеше булу мөмкинлеге.

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы «Россия — мөмкинлекләр иле» мәгариф социаль платформасы белән берлектә 10 июльдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсен оештыра. Быел чара катнаш форматта була. 

Студентларның онлайн-чыгарылыш кичәсе  — һәр студент өчен, үзенең кайда булуына карамастан, зур бәйрәмнең бер өлешенә әверелергә мөмкинлек бирә; турыдан-туры эфир, яраткан артистлар, укытучыларның теләкләре, иң яхшы студентлар чыгышларын һәм викториналарын күрсәтү чыгарылыш студентларының бу көнен үзенчәлекле итәчәк. Чыгарылыш кичәсенең онлайн-форматы, ул узган ел традицияләрен дәвам итә һәм студент хатирәләрен саклап калырга, яңа тәэсирләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

Чаралар циклы концертны онлайн-трансляцияләүне, Бөтенроссия онлайн-акцияләрне, флешмобларны, офлайн эшлекле программаны һәм башка чараларны үз эченә ала.

Чаралар программасына түбәндәгеләр керә: #СНаукойвСердце (4 июнь — 4 июль) Бөтенроссия акциясе, «Зачет» интеллектуаль уены (теркәлү: 28 июнь — 7 июль, уен: 9 июль), «Чыгарылыш студентларының иң яхшы академик төркеме»  (конкурс: 10 июнь — 5 июль, нәтиҗәләр: 10 июль), «Студентларның 2021 елгы чыгарылыш кичәсе» онлайн-марафоны (гаризалар кабул итү: 10 — 5 июль), «Чыгарылыш студенты портреты» онлайн-тикшеренүе (7 — 23 июнь), «Время карьеры» — резюме төзү һәм бәяләү сервисын ачу (1 июль — 29 август), социаль челтәрләрдә ректорлардан, деканнардан һәм  укытучылардан килгән теләкләр, шулай ук «Рәхмәт, Альма-матер» акциясе — «Инстаграм» һәм «ТикТок» социаль челтәрләрендә студентлардан рәхмәт сүзләре челленджы.

Чараларның җентекле тасвирламасын һәм катнашу датасын түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге