“Йәгез, бер дога!”

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар язучысы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” китабы венгр телендә басылу уңаеннан журналистлар һәм җәмәгатьчелек белән очрашу үтте. 

Очрашуда татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, КФУ укытучысы Әлфәт Закирҗанов, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Аяз Гыйләҗевнең улы Мансур Гыйләҗев һәм «Алфавит» идарәсе фонды һәм «Әлифба» татар җәмгыяте рәисе Рита Хәсәнова (Венгрия) катнаштылар.

Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсендә Советка каршы чыгуда гаепләнгән венгр егете Арпад Галгоцига аерым истәлекле юллар багышланган. Аяз Гыйләҗевнең моңарчы дөнья күрмәгән мирасын фәнни әйләнешкә кертүне максат итеп куйган әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова шушы Арпад Галгоцины эзләп табып, аны Казанга китерүгә ирешә.

Миләүшә Хәбетдинова китапны венгр телендә бастыру өчен акча эзләү хәстәренә керешкән була. “Татарстан Язучылар берлеге: “Акча юк,” – дигәч өмет сүнгән иде кебек. Шулай да Арпадка: “Тәрҗемәче табыйк, мин акча табармын, татарлар андый эшне ил белән бергә күтәрә. Аяз абыйны яраталар, табармын”, — дидем. Ә ун көннән соң миңа Арпад: “Акча эзләмә, Венгрия ягы булыша,” – дип хәбәр итте, — диде Миләүшә Хәбетдинова.

“1956 ел венгрлар өчен бик истәлекле – ГУЛАГ елы, бастырылган революция елы. Бик күп венгрлар кулга алынган, күбесе эмиграцияләнергә мәҗбүр булган. Бу дата алар өчен зур әһәмияткә ия. 2016 ел – шушы датаның алтмыш еллыгы иде. Без Кеше ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иттек, алар ГУЛАГ фондына чыктылар… һәм безгә китап чыгару өчен акча бүлеп бирелде”, — дип китап бастыруның матди ягы турында сөйләде Рита Хәсәнова.

400дән артык биттән торган китап тиз арада – ике ай эчендә тәрҗемә ителгән. Китап рәсми ГУЛАГ елы төгәлләнгәнче, 25 февральгә чыгарга тиеш булган. Ике тәрҗемәче – Андраш Шопрони һәм Юдит — китапны икегә бүлеп тәрҗемә итеп, эшләрен Арпад Галгоцига җибәреп барган. “24 февральдә Венгриядә китапның презентациясе булды. Презентациягә алып килгән китаплар бик тиз сатылып бетте”, — диде Рита Хәсәнова.

Шунысы кызык, Андраш Шопрони Ф.Достоевский, Л.Толстой, А. Солженицын кебек язучыларны тәрҗемә итә.  Ул «Преступление и наказание» әсәрен тәрҗемә итү өчен  «Читай Россию/Read Russia» премиясенә лаеклы була. Ә А.Гыйләҗев бу әсәрне бик яраткан. Хәтта «Йәгез, бер дога» романында да бу әсәргә багышланган юллар бар.

Китап тышлыгының тарихы да кызыклы. «Китап тышлыгында фото түгел, ә Арпад Галгоци тарафыннан ясалган әтинең сурәте. Ул рәсемне әти бик ярата иде. Ул әле дә бездә саклана», — диде Мансур Гыйләҗев.

Хәзер әсәрне инглиз теленә тәрҗемә итәрләр дип көтелә. Шулай итеп, «Татар әдәбиятын дөнья күләменә чыгара торган йолдызны озак эзләгәннән соң, мин аны Аяз Гыйләҗевта таптым. Аның геройлары чын. Әсәрдәге һәрбер герой номердан шәхескә әверелгән. Алар,  диварларда артында калмыйча, мәңгелектә калган шәхесләр!», — дип билгеләде Миләүшә Хәбетдинова.

Мәгълүмат КФУ сайтыннан алынды.