Йәгез, бер дога!

Студент чак – тормышның иң кызыклы чоры, диләр. Яңа танышлар, кызыклы вакыйгалар, көтелмәгән очрашулар, күрмәгән вә ишетмәгән яңалыклар – болар барысы да студент кешене читләп үтми, киресенчә, аның көндәлек тормышына яңа төсләр өсти, иҗат итәргә, алга таба атларга этәргеч бирә торган вакыйгалар. Һич тә уйламаган бер көзге кичтә безгә дә күренекле шәхесләр белән очрашырга насыйп булды.

dsc01717

Сүзем 19 нчы октябрь көнне Татарстан урамы 2 нче йортта урнашкан бинада Аяз Гыйләҗевнең иҗатына багышланган “Йәгез, бер дога!” исемле кичә турында бара. Бер тында, бер сулышта үткән әлеге кичә, студентларга, килгән кунакларга Аяз абыйны бөтенләй башка яктан ачты, моңынчы укучы белмәгән бик күп яңалыклар белән таныштырды.

dsc01523

Кичә 17 сәгать 15 минутта башланып китте. Иң элек, килгән кунакларны Казан федераль университеты профессоры, концертмейстер Коварская Маргарита Яков кызы Арно Бабаджанян иҗат иткән “Нюкторн”ны пианинода уйнап сәламләде. Маргарита ханым шуның кадәр моңлы уйнады ки, без, хәтта, көн дәвамында арыганлыгыбызны да онытып, тын да алмыйча, әлеге композицияне йотылып тыңладык.

dsc01526Кичәне алып бару вазифасы Нәҗипова Эльвина һәм талантлы яшь егеткә бирелгән иде. Алар кичә дәвамында А.Гыйләҗевнең төрле әсәрләреннән өзекләр, Аяз абый тарафыннан дусларына язылган хатларны татар һәм рус телендә укып, залда утыручыларга әлеге әсәрләрнең каһарманы итеп хис итәргә, автор кичергән хисләрне безгә дә кичерергә мөмкинлек бирде.

dsc01537

Кичәне оештыручы – филология фәннәре кандидаты, доцент Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы килгән кунаклар белән таныштырды, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде, А.Гыйләҗев һәм аның иҗаты турында, үзенең ни рәвешле татар әдәбиятына килүен бәян итте, беренче остазлары белән таныштырды. dsc01519Аннан сүзне Лев Толстой исемендәге Филология һәм Мәдәниятара Багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка тапшырды. Директорыбыз һәрвакыттагыча бик тирән мәгънәле фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен әйтеп үтте. Аннан кичәнең тагын бер кунагы – кабатланмас тавыш иясе Рөстәм Маликов музыка коралларында уйнап, татар халык җыры “Илкәем”нән бер өзек башкарды. Залда утыручылар әлеге чыгыштан бик тәэсирләнеп калдылар.

dsc01668  Киләсе кунагыбыз – ТР Дәүләт Советы депутаты язучы, шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиев Аяз Гыйләҗев белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, тормыш истәлекләре белән уртаклашты.

dsc01556Килгән кунаклар арасында иң мәртәбәлесе, бу көнгә кадәр, хәтта, күпләребезгә таныш булмаган Аяз Гыйләҗевнең лагерьдаш дусты, каләмдәшчесе, искеткеч шәхес, тарихчы  — Арпад Галгоци, аның җәмәгате — Каталина һәм Венгриядән килгән консульство да бар иде. Арпад әфәнде сүзен бик кыска тотты, ләкин аның әйткән берничә генә җөмләсеннән дә Аяз абый белән никадәр якын кешеләр булуын күпләр аңлап калды.

Кичә җыр-музыка, кунакларыбызның истәлекләр сөйләвенә гынә корылмаган иде. Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәреннән өзекне Г.Камал театры артисты Наил абый Дунаев сәхнәләштерде, ә Әзһәр абый Шакиров Аяз Гыйләҗевка багышланган “Йәгез, бер дога” шигырен укып китте.

Кичәгә килгән, анда катнашкан кунакларыбыз арасында Гыйләҗевләр гаиләсе әгъзалары: Нәкыя апа, Искәндәр, Мансур, Рашат Гыйләҗевләр дә бар иде. Нәкыя апа А. Гыйләҗевнең лагерьдаш дусты Арпад Галгоцига аның карандаш белән ясалып, Аяз абыйның әсәрләре урын алган китапның I томында басылып чыккан фотосурәтләре кергән китап бүләк итте.dsc01742 Бүләкләр моның белән генә тәмамланмады. Һәр чыгыш ясаучыга Аяз Гыйләҗевнең рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрнең ике бүлеге урын алган “Аргамак” “ журналы һәм Аяз абыйның канатлы сүзләре, цитаталары урнашкан “Татарның милли кыңгыравы” исемле журналчык тапшырылды. Арпад Галгоцига Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова бик кыйммәтле бүләк – А.Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” әсәренең рус теленә тәрҗемә ителгән 3 томын бүләк итте. Кичәнең йомгак өлешендә Аяз абыйның олы улы тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев чыгыш ясады. Ул залда утыручыларга татарлар һәм венгрларны берләштергән туганлык җепләре турында сөйләде. Соңгы сүзне кичәне оештыручы Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы әйтте. Ул барлык килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде, татар әдәбиятына мөкиббән калырга, Аяз Гыйләҗев күрергә теләгән белемле, гаять укымышлы яшьләр булырга чакырды.

dsc01636

Әлеге кичә татар әдәбиятын, мәдәниятын сөючеләрнең күңеленә хуш килгәндер, ә әдәбияттан читтә булучыларны кайтып, Аяз Гыйләҗевнең иҗаты, әсәрләре белән танышырга этәргеч ясагандыр дигән фикердә һәм институтыбызда мондый кичәләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

Энҗе Ризванова ФһМБИ, 10.2-501 нче группаның 2 нче курс студенты