Йөрәктә – бәхет хисе, күзләрдә – сүнмәс ут

Ниһаять, гөрләтеп, җырлатып, биетеп, көлдереп, елатып, уйларга салып, хисләргә күмеп зарыгып көткән көн килеп җитте.

Концерт башланырга саналган секундлар калып бара, без беренче позициядә басып торабыз: йөрәк күкрәккә сыя алмый, гүя чыгып “очар” сыман… Ә пәрдәнең теге ягында йөзләгән тамашачы чыгыш ясаучыларга уңышлар теләп гөрләшә!!!

… Бүтән курку юк, эйфория гына, чөнки син хәзер яраткан институтың өчен чыгыш ясыйсың. Әйе, хәзер уку йорты конкурс-программасының уңышлы, яисә уңышсыз булуы синнән тора… Залда да күбесе “үзеңнекеләр”: әти-әни, дуслар, төркемдәшләр…

Юк, юк, бу гади концерт кына түгел иде. Бу – сәхнәдәге һәр кешенең икенче чыгарылыш кичәсе! Икенчедән, ул – без яшүсмер чакта карарга яраткан фильмнарга сәяхәт. Чыгышларда һәрберебезгә таныш күренешләр: оялчан малай һәм атаман кыз, бал патшасы һәм ханбикә, бәхетсез мәхәббәт һәм тормышка ашмаслык хыяллар. Аларның һәрберсе бездә кабатланмас хис-кичерешләр уята… Режиссер Дмитрий Гомжин фикеренчә, бу вакыйгалар кечкенә чакта яратып кигән свитер шикелле: ул инде сиңа күптән кечкенә, әмма син аны әле дә кадерләп саклыйсың. Дөрстән дә, бу — нәкъ шулай! Бәлки шуңадыр, инде ничә көн узса да, җыештыручының хыяллар, үткән һәм киләчәк турындагы финал монологы әле дә баштан чыкмый: “Бу мизгел аларга мәңгелек тоела иде!”, ә бит чыннан да… мәңгелек тоела иде…)))

“2012 елгы Америка чыгарылышы” … Без, артистларга, тамашачыны нәкъ менә бу вакытка күчерергә кирәк иде.

Ни өчен бу тема соң? 2012 ел – ул безнең яшүсмер чагыбыз. Нәкъ шушы елдан поп-культура үзгәрә башлый. Бу хатирәләр без яраткан, безне “үстергән” җырларда, фильмнарда саклана.

Экранда: “2012 елгы Америка чыгарылыш кичәсенә рәхим итегез!”- диелгән. Бер секунд тынлык, музыка һәм без үзебезнең тарихыбызны яза башлыйбыз! Сәхнәдә Бритни Спирс, АББА, хип-хоп һәм джаз фанк стилендәге биюләр. Йөрәктә – бәхет хисе, күзләрдә – сүнмәс ут!

Талия Төхфәтуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.