Jadidfest. Эчтәлек һәм максат бер — урыны башка

24 декабрь көнне Казанда заманча татар мәдәнияте өлкәсендәге иң зур чараларның берсе — чираттагы Jadidfest фестивале узачак.

Jadidfest чарасы үз эченә төп заманча мәдәни юнәлешләрне кертә: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б. Бу юлы фестиваль Казанның “Смена” үзәгендә (Борһан Шаһиди ур., 7 йорт), 12:00дән  башлап 22:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп мәйданчыклары:

— Дизайн-маркет;

— Лекторий;

— Сабыйлар мәйданчыгы;

— Музыка;

— Тел һәм фән;

— Экскурсия һәм квест.

Фестивальнең төп аудиториясе – замана белән бергә атлаучы, тарих һәм мәдәният белән кызыксынучы казанлылар һәм башкалабыз кунаклары. Яңа, креатив әйберләргә тартылган, интеллектуаль аралашуга өстенлек биргән замандашларыбызга мондый чара аеруча кызыклы һәм файдалы булыр.

Jadidfest чарасына килергә берничә сәбәп:

— Казан тирәлегендәге дизайнерларның иҗаты белән танышу, аларның яңа коллекцияләрен күзләү, оригиналь яңа ел бүләкләре сатып алу;

— башкалабыз һәм халкыбызның тарихына кагылышлы белем тартмасын яңарту;

— төрки халыкларның борынгы музыкаль инструментларын тыңлап, рухи азык алу;

— альтернатив музыка вәкилләренең иҗаты белән илһамлану;

— дискуссияләрдә катнашып, шәһәрнең зыялы интеллигенциясе белән аралашу;

— мавыктыргыч квестта катнашып, заманында башкалабызда зур шау-шу уяткан криминаль табышмакны чишү.

Чаралар исемлеге моның белән генә чикләнми. Казанлыларның мәхәббәтен күптәннән яулап алган Jadidfest фестивале үзенең кунакларын бу юлы тагын да кызыграк һәм тулырак программа белән сөендерер, дип көтелә.

Керү – 150 сум, мәктәп укучылары һәм студентларга – 100 сум, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга – бушлай.

ПРОГРАММА:

1 ЭТАЖ

14:00 – 16:00 Сәлам, блогер!

Татар блогерлары белән очрашу.

Tatar_malay, instatatarki, Татар Ютуб һәм Malsi Music, Bulat bravo

16:00 – 17:00 XX гасыр татар музыкасын тәкъдим итү: винил һәм музыкаль тартма.

Г.Камал исемендәге ТДА театры реклама бүлеге мөдире Инсаф Хәмитов коллекциясе

17:00 – 18:00 Сөйләшләр марафоны

2 ЭТАЖ

12:00 – 22:00 Дизайн-маркет, сабыйлар мәйданчыгы һәм өстәл уеннары.

3 ЭТАЖ

Лекторий

13:00 – 13:45 “Татар хорафатлары: дин һәм миф арасы”

                        Илдар Шәфыйков – тарихчы, ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары.

13:45 – 14:30 “Шәһәр һәм татарлар 100 ел элек: үзбилгеләнү тарихы”

                        Әскәр Гатин – доцент, тарих фәннәре кандидаты.

14:30 – 15:15 “Финно-угры Татарстана: из волшебных легенд в историю”

                        Марк Шишкин – “Реальное время” даими авторы, тарихчы һәм төбәк белгече.

15:15 – 16:00 “Зөлкәрнәй турында татар риваятьләре”

Азат Ахунов – филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты

16:00 — 17:00  Печа-куча: татарча 10 кушымта

Татарча мобиль кушымталар ясаучылар презентацияләре.

Музыка

17:00 – 18:00 Крәшен, ногайбәк, мишәр, мордва, чуаш, удмурт фольклоры: җырлар һәм борыңгы музыкаль инструментлар белән танышу

                        Геннадий Макаров – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы укытучысы һәм аның укучылары.

18:00 – 19:00 Импровизация: музыка, бию, шигырь һәм кино

                        Рәдиф Кашапов һәм башкалар.

19:00 – 20:00 Татарча StandUp

20:00 – 21:00 РЭП

Чыгышлар: Альберт Нурминский, Altan, 2Qran, D’Ali, Ittifaq, K-Ru

Тел һәм фән

13:00 – 15:00 “Әбүгалисинә” — фәнни слэм

                        “Гыйлем” проекты

15:00 – 18:00 “Ярты сәгатьтә татар теле” – кыска тел курслары

Валерия Мещерякова –телләрне өйрәтү методикалары авторы

УРАМ

Башлана: “СМЕНА” үзәге, Б.Шаһиди ур., 7

11:30 – 13:00 “Казан “асты”: криминал, бөлгенлек, юеш бистәләр” экскурсиясе

                        Әскәр Гатин һәм Айрат Фәйзрахманов

16:00 – 18:00 Кичке квест “Юеш бистә”