JADIDFEST фестивале кабат яңара

1 декабрь көнне сәгать 11:00 дән 00:00 гә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Б. Шаһиди ур., 7) дизайн һәм шәһәр мәдәнияте дөньясының иң көтелгән чарасы – JADIDFEST фестивале узачак!

Сезне яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән танышу көтә.

Фестивальдә һәркем өчен кызык табарга: тематик остаханәләрдә катнашырга, дизайнер һәм мода белгечләре лекториен тыңларга, төрле тәм-томнар татып карарга, шәп музыка тыңларга, үзегезгә һәм якыннарызга Яңа ел бүләкләрен алырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин.

Фестиваль программасына design-маркет, «Сабыйлар» үзәгеннән балалар мәйданчыгы, гыйлем фест, «Стереотипларсыз милли дизайн» темасына Акыл фабрикасы, лекторий, татар электрон музыкасы шоу-кейсы, нон-стоп каверлар каһвәханәсе һәм башкалар керә. Ләкин болар барысы да — татар мәдәнияте турында.

ТАТАР ЭЛЕКТРОН МУЗЫКАСЫ ШОУ-КЕЙСЫ кысаларында Yummy Music лейблы Djinn city, The Kam, Malsi Music, Ilgiz, K-Ru, Usal, VLTVN катнашындагы татар электрон музыкасы тәкъдим ителәчәк.

ГЫЙЛЕМ ФЕСТ

JADIDFEST мәйданчыгында беренче татар телле республикакүләм ачык фән фестивале — «Гыйлем фест» узачак. Фестиваль ике этаптан: килеп һәм читтән торып эш башкару этапларыннан тора. Читтән торып тутырылган гаризалар нигезендә, оештыручылар Татарстанның төрле урта белем бирү оешмалары укучыларының 20 дән артык проектын сайлап алды. Шартлар буенча проект татар телле һәм билгеле бер продукт җитештерергә тиеш (инженер тәкъдим, программа, телефон кушымтасы, төгәл яки табигый фәннәр буенча фәнни-тикшеренү проекты, анимацион видео һ.б.).

DESIGN-МАРКЕТ

Design-маркетта Россия дизайнерларының милли компонентлы эшләрен алып булачак. Сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, кул эшләре, аксессуарлар, стильләштерелгән милли кием, балалар әдәбияты, милли аяк киеме, өй бизәкләре һәм башкалар. Монда ук татлы ризыклар белән татар чәен авыз итәргә булачак.

Шулай ук Design-маркет территориясендә «Сабыйлар» үзәге балалар мәйданчыгы оештырачак, анда балалар төрле остаханәләрдә катнаша алачак.

НОН-СТОП КАВЕРЛАР

Яшь һәм сәләтле музыкантлар каһвәханәдә тере тавышта популяр җырларга каверлар башкарачак. Музыкантлар арасында Булат Шәйми, Әдилә Әхмәтова, playthis_guitar, Зөһрә Вәлиева, Азат Гыймадиев булачак.

ЛЕКТОРИЙ: УДМУРТ ХАЛКЫНЫҢ ЗАМАНЧА МӘДӘНИЯТЕ

Дизайнер һәм язучы, милли компонентны шәһәргә кертү остасы Дарали Лели Ижевскиның заманча мәдәни тормышы һәм шәһәрдәге милли мәдәният, удмурт әдәбияты, дизайны һәм музыкасы турында сөйлиячәк.

АКЫЛ ФАБРИКАСЫ: СТЕРЕОТИПЛАРСЫЗ МИЛЛИ ДИЗАЙН

1 декабрьдә фестивальдә «Стереотипларсыз милли дизайн» темасына Акыл фабрикасы узачак, анда танылган дизайнерлар, рәссамнар һәм мода белән дизайн осталары сүз тотачак. Шулай ук әлеге мәйданчыкта бушлай идеяләр тарату сеансы узачак.

Ләкин Акыл фабрикасында милли дизайн темасы гына кузгатылмаячак, Башкортостан һәм Казахстан белгечләре заманча этно-брендлар, трендлар үзгәреше һәм этно-дизайн дөньясының актуаль вакыйгалары турында да сөйлиячәк.