JADIDFEST узды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы әзерләгән чарада Яр Чаллы, Мәскәү кебек шәһәрләр һәм күпчелек Казаннан катнашучылар җыелды. Ике көн дәвамында яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, аш-су осталары һәм башка Казан оешмаларының вәкилләре килергә, күрергә теләгән һәркемне колач җәеп каршы алып, аларга иҗат җимешләрен тәкъдим итте.

Татар мәдәниятен татар брендлары ярдәмендә үстереп буламы? Бу үтемлеме, керемлеме? Татар әдәбияты бүген ни хәлдә? Darelfөnyn бу һәм башка сорауларга җавапны JADIDFESTта эзләде.

Узган елны уңышлы гына үткәрелгән “Печән базары” дәвамы булган әлеге чара “базар”дан бер нәрсәсе белән генә аерыла: ул бинада узды. Шулай да эчтәлеген оештыручылар бераз үзенчәлекләр белән баеткан. Бинаның бер залында дизайн-маркет, мастер-класслар булса, икенчесендә лекцияләр укыдылар, татар мәдәниятенең көн кадагында торган мәсьәләләрен барладылар. Оештыру процессы һәм башка нечкәлекләр хакында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде:

“Без үзебез һәм безнең кебекләр йөрергә теләгән snjgpXmMkqIшәһәр чаралары эшлибез. Иҗтимагый оешма буларак, безнең миссияләрнең берсе – ул заманча шәһәр татар мәдәниятен үстерү. JADIDFEST шул максатка ирешүнең бер ысулы. Без исә дөньяның шәһәр мәдәниятында нинди яңалыклар бар, шуларны татарлаштырып кешеләргә тәкъдим итәбез. Бу бик отышлы, чөнки мондый чаралар милләткә дә, яшькә дә бәйле түгел, киң аудиториягә юнәлтелгән. Катнашучыларны үзебез чакырабыз, алар да мондый чараларны көтеп ала”.

Чараның исемен форум вәкиле Рәдиф Кашапов уйлап тапкан. Җәдидләр – ул яңалык кертүчеләр. Татар мәдәнияте дә бер урынында басып торырга тиеш түгел, аны яңалыкка ачык булган мәдәният итеп кабул итәсе килә, ди оештыручылар. Уйга беренче булып килгән исем шул кадәр туры килгәч, башкасын эзләүнең кирәге дә калмаган.

JADIDFESTның максаты – татар дизайнерлары иҗат җимешләрен халыкка җиткерсен, монда килгәннәр белемнәрен үстереп, татар мәдәниятенең бер өлешен алып китсен. Чара гомумән татар телендә барды, һәр чыгыш ясаучының презентациясе һәм махсус кунакларның чыгышы рус телендә иде.

Мода белән бергә атлаучы чын безнеңчә татар брендлары соңгы арада бик популяр. Алар ничек барлыкка килә соң? Аларның эшчәнлеге нинди?

Наҗия Галимова (Najiya Galimova брендына нигез салучы): “Бренд буларак 3 ел эшләп киләм, дизайнер булып инде 6 ел иҗат итәм.
Минем шөгылем – ул йөрәк эше. Басымны күбрәк шәхескә эшлим. Аны беренче күргәч тә булачак образ к76bCkj_yczoилеп туа. Тукыма сайлаудан башлап, соңгы бизәккә кадәр шәхесне күз алдында тотып иҗат итәм. Күп аудитория өчен эшлим икән, тенденцияләргә карыйм, ләкин нәфислекне, серлелекне барыбер саклыйм. Минемчә, мондый эшчәнлекнең киләчәге бар. Кул эшләренә сорау булды, бар һәм булачак. Үзем һәрвакыт акча өчен генә эшләмим, кемгәдер бары тик ярдәм кулы сузарга гына кирәк бит. Кешене илһамландыра торган әйберләр иҗат итәсе килә. Кемнеңдер илһамы булу бик шәп!”

Татар дизайнерлары арасында Европага юл салучылар да бар. Андыйларның берсе Мира Рәхмәт, Mira Rakhmat бренды башлыгы: “7 ел элек берәр оригиналь нәрсә булдыру бизнес-идеясе туды. Татар мәдәнияте – минем туган мәдәният, шуңа аның белән шөгыльләнергә булдым.  Соңрак бу нәкъ минем юл икәнен аңладым. Проектым узган елны “Печән dUHWQd37R-kбазары”нда балкыды. Быел исә үземнең исем астында концепт-бюро ачтым. Иҗатымның йөзе – ул чигүле бизәк. Ләкин ул һәрбер киемдә бар дигән сүз түгел: гади киемдә аны куллансам, милли стильдәге киемдә ул инде артык. Сораучылар күп, дөресен әйтим, хәзерге җитештерүчеләр инде өлгерми. Мин бөтенләй Европага төзәлдем. Ниндидер бер, әйтик, француз минем продуктны күреп, “Бу минеке!” диярлек булсын. Якын киләчәктә моны гамәлгә ашырып булыр дип өметләнәм”.

Татар кухнясы гаять бай икәне киң мәгълүм. JADIDFESTта милли ризыклар белән сыйлаучы брендлар җитәрлек иде. Татарстанның экологик чиста җирләрдәге үләннәрдән җыелган балын да авыз итәргә мөмкинлек булды. Батыр Харисов, “BAL-DAN” продукциясен тәкъдим итүче: “Безнең бабайлар – умартачылар. Без – крем-бал җитештерүче бренд. 1 ел элек дустым Ринат Сөләйманов белән бу эшне башлап җибәрдек. Мондый фикер тугач, башта үз балыбызны саттык, сорау арткач, авылдашларныкын алып сата башладык. PpwJFABfCe8Бүген инде бөтен Татарстаннан югары сыйфатлы бал җыябыз, аны Татарстан кунакларына тәкъдим итәбез. Продукция бары тик дәүләт таләпләренә туры килгән балдан гына ясала, бөтен документларны кат-кат тикшереп эш итәбез. Балның төрлесен, шулай ук өстәмәләр – җиләк, чикләвек кушып сатабыз. Без сыйфат ягында! Туристлар өчен махсус Татарстан балы наборларын тәкъдим итәбез. Керем көн күрергә җитә. Тик утырып, берни чыкмый. Даими эшләп торсаң, керем була”.

Чараның рухи өлешенә дә күчик. JADIDFESTта күпләрне битараф калдырмаган мәсьәләләр һәр лекциядә яңгырады. Аның 1 көне гаиләгә багышланган иде.

“Идеология – куркыныч әйбер, без бүген барыбыз да шуны аңладык, — дип сүзен башлады социология кафедрасы аспиранты Лилия Исхакова. «Татар хатыннары гомер-гомергә алдынгы булганнар. Кутуй үзе дә белемле, зыялы хатын-кызлар тарафыннан тәрбияләнгәнлектән, иҗатында да гүзәл зат образларын бар яктан да ачып, уңышлы итеп сурәтли. Дин, төрки дөнья белән бәйле булу советлар чорында хатын-кыз үсешенә зур йогынты ясый. Кутуй иҗатында, феминизм темасында эзләнсәң, шаккатырлык әйберләр бихисап булуына төшенәсең», — дип белдерде ул “Кутуй һәм феминизм” лекциясендә.

Чарада нәниләргә дә зур игътибар бирелде. Бала кризислары һәм алар белән ничек көрәшергә?! Әлеге темага үзенең киңәшләре белән балалар психологы Тәслия Муллагалиева уратклашты8YMo8a5bbWU

— Бала кризисы һәр көн һәркемгә кагыла торган проблемаларның берсе.
Балалар кечкенәдән дөньяны өйрәнә, көндә ниндидер яңалык ача, шушы вакытта дөрес юл күрсәтә белә ала торган әти-әни булырга тиеш! Бу лекцияләр, чыннанда, кирәк дип әйтәм. Чөнки яшь ата-аналарда тәҗрибә бик аз, ә менә бу киңәшләр аша бала кризисыннан чыгуның күп серләренә төшенәләр.

Бу елгы JADIDFESTны оештыручылар әдәбиятка багышлаган. Казанда бик сирәк очрый торган арт-перфомансны тәҗрибәдә татып карарга булган. Мондый эчтәлектә чыгышлар башкалада, бигрәк тә татар телендә юк диярлек. «Калеб» яңа буын җыены «Такташнонстоп» арт-перфомансын үткәрде. Өч сәгать буена сәхнәдән Такташ шигырьләре яңгырап торды. Аларны танылган шагыйрьләр, музыкантлар, журналистлар, артистлар һәм алдан катнашырга теләк белдергән һәркем сөйләде.

7M6iugAniBwBecb45-Wd_g

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фестивальдә һәркем үзенә кызыклы әйбер таба алды: тематик мастер-класслар, лекторийлар, Мәскәүдән килгән язучылар белән очрашу, тәм-томнар, яхшы музыка, якыннары өчен оригиналь бүләкләр һ.б.

JADIDFEST – татар брендларын, гомумән, татар мәдәниятен үстерергә яхшы мөмкинлек. Оештыручылар сүзләренә караганда, сорау-тәкъдим бик югары. Әле банкротлыкка төшкән татар дизайнерлары турында ишеткән булмады ди алар. Берничә ел элек мондый эчтәлектәге чарада катнашырга 10 кеше теләк белдергән булса, быел – 60тан артык. Бу әле чик түгел. JADIDFEST исә беренче тапкыр уздырылу белән үк киңлекләрен күрсәтте. Анда булган һәркемдә чара тагын да зуррак, дәвамлырак булсын дигән теләк туа.

Регина Шиһабетдинова