Әйдә, йөгерәбез!

15 сентябрьдә Казан «Кросс нации» дигән Бөтенрәсәй йөгерү көненә кушылачак. 1 км.га йөгерүдә һәм шулай ук профессиональ дистанцияләрне узуда Казан федераль университетыннан 200дән артык вәкил катнашачак. Ярыш Декабристлар урамыннан башланып Сәет-Галиев урамына кадәр дәвам итәчәк. 

Бөтенрәсәй йөгерү көне һәр елны үткәрелә. Быел әлеге спорт акциясенә 85 шәһәр кушылган. Кросста яшь аермасына һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан һәркем катнаша ала. Иң күп кеше — мәктәп укучылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, студентлар, хезмәт ветераннары һәм башкалар катнашачак дистанциянең озынлыгы — 1 км. Профессиоанль спортсменнар 1, 2, 4, һәм 6 км.га йөгерештә катнаша. «Кросс нации — 2018» программасына ГТО проекты кысаларында 2 км.га махсус йөгерү дә кертелгән. Җиңүчеләр һәм призерлар РФнең Спорт министрлыгы медальләре, дипломнары һәм кубоклары белән бүләкләнәчәкләр. Катнашырга теләк белдерүчеләрдән заявкалар бүген 16.00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионда кабул ителә.

КФУның җиңңел атлетика буенча җыелма командасы тренеры Наил Минебаев сөйләгәнчә, Казан университетын ярышта командадан 15-20 әгъза тәкъдим итәчәк. Яшьләренә карап алар 4 яки 6 км.га йөгерештә катнашачаклар. Моннан тыш 1 км йөгерештә катнашу өчен КФУга бирелгән квота 200 кешене тәшкил итә.

Казан һәр елны бу ярышта актив катнаша. Былтыр Татарстан Республикасы башкаласында үткән йөгерештә 20,7 меңнән артык кеше катнашкан.