«Әйдә, ТНВга» җиңүчеләре билгеле

Кичә, 16 май көнне «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Әйдә ТНВга»конкурсына нәтиҗә ясадылар. Өч кыз киләчәктә КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә ТНВ хисабына белем алачак. Алар арасында Әлмәт шәһәреннән Закирова Әдилә, Чаллыдан Бахтиева Лиана һәм Арча шәһәреннән Төхфәтуллина Талия бар. 

Матбугат конференциясен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов башлады. Үзенең чыгышында ул бәйге барышында дөрес бәя биргән жюри әгъзаларына, журналистларга һәм, билгеле, катнашкан кызларның үзләренә һәм аларның әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерде. Конкурсның максатын да әйтеп үтте. «Татар милли журналистикасын саклап калырбыз дип ышанам. Әлегә эшебезнең башы гына», — диде ул. Димәк, максат — татар журналистикасын үстерү.

Гомумән, конкурсның беренче этабында 31 эш кабул ителгән. Икенче турдан соң бары тик алты кыз гына калган. Һәм 14 нче май үткән йомгаклау этабыннан соң өч кыз сайланып алынган.

Кызлар фикеренчә, өч турның иң авыры танылган шәхесләрдән интервью алу булган. Җиңүче Талия Төхфәтуллина: «Интервью алу авыррак бирелде, чөнки калган турларда бары тик өйдән генә эшли идек. Ә интервью алганда, шул ук мизгелдә бәя бирделәр», — диде.

Закирова Әдилә дә булачак курсташы белән килеште. «Әйе, иң авыры шул иде, ләкин иң кызыгы да нәкъ менә әңгәмә кору булды. Әлеге мөмкинлекне бүләк иткән өчен оештыручыларга рәхмәт», — дип өстәде.

Матбугат конференциясе тәмамлангач, кызларның һәрберсе белән дә журналистлар аралаша башлады. Без Лиана Бахтиева белән әңгәмә кордык.

— Лиана, сәлам! Ни өчен татар журналистикасын сайларга булдың?

— Татар телен саклап калу теләге зур, дисәм, күпләр баналь сүзләр диярләр. Ләкин минем ихластан милли җанлы журналист буласым килә.

 — Татар теленә мәхәббәт кайдан барлыкка килде?

— Беренчедән, әлбәттә, гаилә. Әти-әнием белән чиста татарча аралашабыз. Белем алган мәктәбемдә дә татар мохите яши.

— Сиңа бер кызык сорау бирим әле: әгәр дә синең берәр татар шагыйре, зыялысы яисә журналисты белән аралашып алу мөмкинлегең булса, кайсын сайлар идең?

—  Гаяз Исхакыйдан татар телен ничек саклап калырга, инкыйраздан ничек азат ителергә икәнен сорар идем, мәсәлән.

— Үзең татар телен саклап калу өчен нишлиячәксең?

— Татарча яшәргә, сөйләшергә, яратырга кирәк. Татарча иҗат итәчәкмен, Алла боерса. Балаларымны да татарча сөйләшергә өйрәтергә иде.

— Татар журналистикасында кумирың бармы?

— Гөлназ Сәфәрова, Илдар Кыямов, Данил Сәфәров.

— Уңышлар сиңа!

«Журналистика хобби була алмый»

Илшат Юнусович фикеренчә, журналистика хобби була алмый. «Журналистика белән авырырга кирәк. Һәм иң мөһиме — терелү чарасын эзләү кирәкми», — дип өстәде ул.

Татар журналистикасында егетләрнең җитмәве ачык билгеле. Әлеге тема матбугат конференциясендә күтәрелде. Һәм, ни аяныч, жюри әгъзаларының барысы да бу факт белән килешә. Шулай да Илшат Әминов сүзләренчә, бүген ШаянТВ телеканалында йөздән артык бала бар, һәм алар арасында егетләр еш очрый. «Аларны безнең телеканал кысаларында үстереп, алга таба журналист итәргә була», — дип җавап кайтарды ул.

Әйтеп үтәргә кирәк: «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе үз эченә бүген дүрт телеканалны туплый: «ТНВ», «ТНВ-Планета», «Мәйдан», «ШаянТВ». Бәйгенең җиңүчеләре әлеге дүрт каналда да эшли алачак, ләкин башта аларны «Яңалыклар хезмәтенең» мәктәбе көтә.

Уңышлар, кызлар!

КФУга укырга кергәнче, кызларга БДИны уңышлы  тапшырырга кирәк. Бары тик әлеге шарт үтәлсә генә, алар журналист булу максатларына бер адым ясаячаклар. Чыннан да, ТНВ каналы кызларга зур мөмкинлек бүләк итә. Аларның сүзләренчә, татар журналисты булу — аларның зур хыяллары һәм максатлары. Димәк, кызлар, сезгә ихластан уңышлар телибез. 

Мәгълүмат чыганагы: https://tnv.ru/tat/main1/novosti/kul_tura/ilshat_minov_zhurnalistika_beln_avyryrga_kirk/