«Әйдә ТНВга» конкурсы башланды

«Яңа Гасыр» телеканалында «Әйдә ТНВга» дип исемләнгән яңа конкурс старт алды. Җиңүчеләр КФУда белем алуга максатчан грант алачак, ә университет тәмамланганнан соң — ТНВда эшкә урнашачаклар.

Мәктәп, көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар өчен оештырылган конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр «Яңа Гасыр» гранты ярдәмендә журналист һөнәрен үзләштерәчәк.

Конкурс инде икенче ел уздырыла. 2018 елда уздырылган #ӘЙДӘТНВГА конкурсы җиңүчеләре КФУның Журналистика югары мәктәбенең беренче курсын тәмамлый. Алия Сабирова, Инзилә Хөсәенова һәм Сиринә Сәхапова да #ӘЙДӘТНВГА бәйгесенең икенче стартына багышланган чарада катнаштылар. Алар конкурс һәм КФУда уку тәэсирләре белән уртаклашты.

Матбугат конференциясендә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов сөйләгәнчә, ТНВ татар телен яхшы белгән иҗади сәләтле укучыларга ярдәм итү, аларның телевизион журналист һөнәрен үзләштерергә омтылышы белән кызыксына.

Медиа тармагына квалификацияле милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе бүген республика өчен бик мөһим һәм «Яңа Гасыр» телеканалы моңа ярдәм итәргә әзер. Конкурста җиңүчеләр — «Яңа Милли медиа: мультимедиа журналистикасы» профиле буенча белем алганнан соң, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә эшкә урнаша алачаклар.

Конкурсның шартлары үзгәрү аның масштабын арттырыр һәм мөмкин кадәр күп кеше катнашыр дип көтелә. 2019 елда 11 нче сыйныф укучылары гына түгел, милли журналистикага омтылуны үз эченә алган көллият һәм техникумнарның соңгы курс студентлары да катнаша ала.

Конкурсның төп шартлары:

1) Катнашучы татар телендә сөйләшергә һәм фикер алышырга тиеш;

2) рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ тапшыру. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әгәр чыгарылыш укучысының рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ тапшырылмаган икән, ул хәтта татар телен яхшы белгән очракта да конкурста катнаша алмый.

#ӘЙДӘТНВГА конкурсы 3 этапта уздырыла:

I тур — читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен «Якын дустым» темасына эссе язарга кирәк. Ул ирекле рәвештә языла. Эссенең күләме 14нче шрифт, юл арасында 1.5 интервал белән 3 биттән артмаска тиеш.

— Эссега булган таләпләр: үз фикереңне җиткерә алу, сайлаган теманы ачу, үз фикереңне раслый белү, фикер һәм нәтиҗәләрнең эзлеклелеге, автор күзаллавының яңалыгы һәм үзенчәлекле булуы.

— Иҗади эшләр татар телендә генә кабул ителә.

Язманың тышкы битендә күрсәтелергә тиешле мәгълүмат: авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча), конкурсның исеме, иҗади эшнең исеме, катнашучы укый торган белем учреждениесенең исеме, катнашучының яшәү урыны (тулы адресы), элемтә өчен телефон.

— Эссеның текстын 2019нчы елның 19нче апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

IIтур — читтән торып уздырыла. Иҗади конкурс «Мин — кадрда» дип атала. Үзенчәлекле итеп, үз-үзеңне кадрда тәкъдим итәргә кирәк. Ул мобиль җайланмага төшерелгән, 2 минуттан артмаган видеоязма булырга тиеш.

—  I турда катнашкан һәркем II турга уза.

—  Конкурска булган иҗади таләпләр: үзенчәлекле булуы, хисле һәм тәэсирлелеге, үзең турында тулы мәгълүмат җиткерү.

—  MP4 форматында язылган видеоны яки аңа сылтаманы 2019нчы елның 30нчы апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ruэлектрон адресына юлларга кирәк.

IIIтур — йомгаклау конкурсы, телекомпаниядә уздырыла:

«Интервью» жанрында уздырыла торган иҗади конкурс.

—  III тур 2019нчы елның 14 нче маенда «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9нчы йорт адресы буенча уздырыла. Вакыты II тур узгач, өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

—  III турга конкурста катнашкан 6 конкурсант уза. Алар 2 тур нәтиҗәләре буенча сайлап алына.

Конкурсның III турына бер атна кала, телекомпания катнашучыларга интервью алыначак кешеләрнең кем булуын хәбәр итә. Шуннан соң, конкурста катнашучы мөстәкыйль рәвештә, төрле ачык чыганаклардан интервью алыначак шәхесләр турында мәглүмат туплый һәм алар белән аралашу өчен сораулар әзерли. Кайсы катнашучының кемнән интервью алачагы җирәбә белән сайлана.

—  «Интервью» жанрында узучы конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү.

КФУда уку өчен грантка ия булучыларның исемнәре 17 майда билгеле булачак.

Конкурс нигезнәмәсе белән TNV.RU һәм ТНВ социаль челтәрләрендә таныша аласыз.

Белешмә:

* 2018 елда үткәрелә торган «Әйдә ТНВга» конкурсына 41 эш керде. Алия Сабирова, Инзилә Хөсәенова һәм Сиринә Сәхапова КФУ журналистика югары мәктәбендә белем алуга грантка лаек булдылар.

* Тулырак мәгълүматны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең сайтында белергә мөмкин.