«Әйдә ТНВга» конкурсы җиңүчеләре ни кичерә?

“Әйдә ТНВга” конкурсы быел да үз эшен башлап җибәрде. Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары әлеге телевизион конкурста катнашып, журналистика юнәлешендә КФУга укырга керә алачак. Быел конкурс икенче тапкыр уздырыла. Ә узган елгы “Әйдә ТНВ»га конкурсы җиңүчеләре быел 1 курсны тәмамлый инде. Шуларның берсе бүген сүз ала.

Яз “ТНВ”дан башка узмады…

Нәкъ бер ел элек башлар БДИдан башка берни турында уйламыйча, нишләргә, кем булырга дигән уйлар аңымны томалап, аптырашта йөргән чагымда, кайчан да булса Казан федераль университетында укырмын дип башыма да китерми идем. Хәтта ул елны имтиханнар белән язның да үтеп китүен сизми калганмын. Югыйсә нинди матурлык, табигатьнең чәчәк аткан, ямьгә күмелгән чоры бит. Нинди яз… Күрәсең ди ул вакытта бу гүзәллекләрне… Иң мөһиме мәктәпне яхшы билгеләренә бетерергә, күптән теләгән алтын медальне кулга алып, әти-әниемне сөендерергә. Шулар белән генә төгәлләнсен иде ул булган борчулар, ә юк. ТНВ беренче мәртәбә зур конкурс уздыра икән. “Әйдә ТНВга” конкурсы яшь каләм тибрәтүчеләрне сынап карарга булган. Җитмәсә өч җиңүчегә татар журналистикасы бүлегендә уку бәхете елмаячак икән. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярый димени инде? Катнашырга булдым. Булдым гынамы соң, бөтен дөньямны онытып инша язарга, үзем турында видео төшерергә керештем. Мәктәптә дә минем хыял канатында очып йөрүемә күнектеләр. Баштарак “күктән җиргә төш” дигән сүзләрне бик күп ишетергә туры килсә дә, ике турны узып финалга чыгуымны белгәч, тындылар. Күпләр хәтта көнләшеп карый башлады.

Ә нәрсәгә көнләшергә? Алда бит әле иң мөһим этап, танылган журналистлар белән бер студиядә утырып, интервью аласы бар. Өстәвенә һәрбер җитешсезлегеңне күзәтеп торучы, таләпчән жюри каршында. Бу инде дустың турында инша язып җибәрү генә түгел, бөтенләй башкача. Эчке дөньяңның гына гүзәл булуы җитми, өс-баш, кыяфәт, үз-үзеңне тотышың, гомумән, журналистларга гына хас булган кыюлык, кызыксынучанлык белән дә алдырырга кирәк. Аңа гына калгач, була инде ансы. Югары уку йортына керү теләге боларның барыннан да көчлерәк булып чыкты бит. Казанга килеп, КФУ дип язылып куйган зур биек бина яныннан узганда йөрәкнең тибүләрен белсәгез… Тибә генәме соң, күкрәк читемнән чыгып китәрдәй булып тоела иде ул.  Ә башта һаман да шул бер үк максат: киләсе язны биредә каршылау, группадашлар белән бергәләп студентлар язында катнашу.

Шулай татлы хыялларга бирелеп иҗат иттем, тырыштым, күп көч куйдым, укуны да читтә калдырмаска тырыштым. Һәм менә соңгы тур… Каршымда танылган журналист Данил Сәфәров… Сиңа текәлгән дистәләгән камера… Хәйләкәр генә елмаеп карап утыручы жюри әгъзаләре һәм син… Башыңда туган мең төрле уй, миллион төрле фикер, икеләнү, каушау – бар да бар. Ә иң мөһиме – шулар белән беррәттән җиңү теләге. Барыннан да көчлерәк, бөтен киртәләрне дә сикереп кенә чыга алырга ярдәм итәрлек теләк бар.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләрме әле? Барып чыкты бит, инде беренче курсны тәмамлыйбыз икән.  Уку елы сизелми дә үтеп китте. Яз да җитте, агачлар да яфрак ярдылар. Иң сөендергәне шул: ничек укырга керергә дигән сораулар мине башка борчымый. Табигатьнең гүзәллегенә исем китеп, елгалар шаулавына, кошлар сайравына игътибар итеп, сокланып яшим. Киләчәккә максатлар да башкача, ләкин ансы әлегә сер.

Инзилә Хөсәинова, 1 курс. “Әйдә, ТНВга — 2018″ конкурсы җиңүчесе.