Өйгә кайтуың белән, легенда № 25!

Тиздән Континенталь Хоккей Лигасы үзенең 10 нчы юбилей сезонын башлап җибәрә. Татарстан данын елдагыча 2 команда яклыячак: Казаннан “Ак Барс” һәм Түбән Камадан “Нефтехимик”.

Күптән түгел Казан командасы барлык җанатлар зарыгып көткән килешүне төзеде. Казанга кабат яраткан уенчыбыз,һөҗүмче Данис Зарипов кайтты.

Хәтерләсәгез, Данис Зарипов Чиләбе егете, 2001 нче елда “Ак Барс”ка килеп, 2013 нче елга кадәр Татарстан данын яклады. Әлеге елларда ул Россиянең хоккей йолдызына әверелде. Данлыклы Морозов-Зарипов-Зиновьев өчлеге күпләрнең исләрендәдер. “Ак Барс” та уйнаган вакытта ул 2 тапкыр Гагарин кубогын яулады, 3 тапкыр Россия чемпионы, 2 тапкыр Дөньч чемпионы булды һәм башка бик күп җиңүләргә иреште.  Тик 2013 нче елда Данис Зарипов Магнитогорский “Металлург” клубына китәргә мәҗбүр булды. Анда да ул 2 тапкыр Гагарин кубогын җиңде. Хәзерге вакытта Данис Зарипов Россия хоккейчылары арасында 4 тапкыр Гагарин кубогын җиңгән БЕРДӘНБЕР уенчы.

“Металлург” командасыны да уенчы саклап калырга теләде, тик Данис “Ак Барс”ны, Татарстанны сайлады. Казанда аның гаиләсе, әнисе һәм бизнесы бар.  2 ел элек Яр Чаллыда ул Россиядә беренче кәшәкәләр ясаучы “ЗАРЯД” заводын ачты, ә Казанда “Победный бросок” дип аталган хоккей үзәге эшләп килә.

Җанатарларны,әлбәттә, Зариповның кем белән бер өчлек тә уйнаячагы борчый. Үз вакытында ул Алексей Морозов һәм Сергей Зиновьев белән уйнады, ә Магнитогорскийда көндәшләр оборонасын Сергей Мозякин һәм Ян Коварж белән тармар итте. Шуңа күрә безнең тренерлар каршында Зариповка яхшы партнерлар табу максаты тора. Боздагы беренче тренировкада Зарипов Владимир Ткачев һәм Андрей Чибисов белән шөгылләнгән инде. Тик әле күптән түгел “Ак Барс” НХЛның “Вашингтон Кэпитэлз” клуб системасында уйнаган һөҗүмче Станислав Галиев белән килешү төзеде. Бәлки ул Зариповның партнеры булыр. Тренерлар Даниска үзе кебек үк талантлы, яхшы фантазияле партнерлар табар дип өметләнәбез.

Әлеге вакытта “Ак Барс” командасы Финляндиядә ел саен узучы җыеннарда. Суоми илендә алар 22 июльгә кадәр булачак.

Аннан Казанга кайтып сезонга әзерләнүен дәвам итәчәк. 26 нчы июль көнне Әлмәттә “Нефтяник” командасы белән дусларча уен үткәрә, ә 28 нче июль көнне Казанда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын кабул итәчәк.

Данис Зарипов үзе кайтуы турында болай ди: “Мин “Ак Барс”та 12 ел үткәрдем, Казан минем өчен туган шәһәремә әверелде. Беркемгә дә сер түгел, 2013 нче елда киткән вакытымнан башлап, мин кире кайтырга теләдем. Күкрәгеңә Татарстан гербы сурәтләнгән свитерны кигәндә аерым хис кичерәсең, аны сүз белән аңлатып булмый. Мин бәхетле, миңа зур профессоналлар янәшәсендә уйнарга туры килде, язмыш мине Алексей Морозов белән очраштырды- атаклы мастер һәм яхшы кеше, мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Мин “Металлург” командасына һәм җанатарларына рәхмәтлемен. Хәзер инде әйтсәң дә була,4 ел элек клубны алмаштыру бөтенебезгә дә файдага булган. “Ак Барс” минем өчен һәм сезнең өчен, хөрмәтле җанатарлар,- гади генә клуб түгел, ә күбрәк… Ул-ТОРМЫШ!”

Гөлсу ТӨХВӘТУЛЛИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.

Фотолар “Ак Барс” командасының официаль сайтыннан.