Җәйге кампуста катнашучылар кейслар чишеп, йокы күрмәгән

Бу көннәрдә Иннополис шәһәрендә V «Президент академиясенең җәйге кампусы» еллык белем бирү форумы тәмамланды. Анда КФУ студентлары да актив катнашты. Үзләрен төрле яклап сынап карады.

11 көн дәвамында 220 ләп студент 12 командага бүленеп эшләгән. Төрле кейслар буенча мәсьәләләрне хәл иткән. Төркемнәрдә тьюторлар җитәкчелегендә презентацияләр әзерләгән.

Тьюторлар (остазлар) төркеме җитәкчесе Евгений Миронов билгеләп узганча, кейсларны чишкәндә, дөрес җавап табып кына калмыйча, кабул ителә торган карарларның уңай һәм тискәре якларын да барлап чыгарга кирәк булган. “Катнашучыларга 2 я 3 кейс тәкъдим ителде. Студентларның күбесе миграция сәясәте һәм коралга бәйле булганнарын сайлады”, — диде Миронов. Аның сүзләренә караганда, кампуста җиңүчеләрне жюри түгел, туры тавыш бирү юлы белән катнашучылар үзләре билгели. Евровидениедагы кебек. Алар үз командасы өчен генә тавыш бирә алмый. Студентлар смартфоннардагы махсус кушымталар аша тавышын калдырган. Кемнең ничек тавыш бирүе экраннарда күренгән.

РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм җәйге кампусның матбугат сәркатибе Дмитрий Соколов әйтүенчә, кампуста Россиянең 29 төбәгеннән, 15 тән артык чит ил илдән студентлар катнашкан. “Программа бик эчтәлекле иде. Студентлар тәүлегенә 3-4 сәгать кенә йоклады. Лекция, семинар, вебинарлар күп булды. Мәсәлән, “Coca-cola” вице-президенты Лапландиядәге штаб-фатирыннан аралашты”, — дип белдерде ул. Дмитрий Соколов әйтүенчә, күп кенә спиркерлар студентларның югары амбицияләргә ия булуына шаккаткан. Алар кайберәүләренә үз фирмаларында беренче чирканчык алырга да тәкъдим иткән.

Искәртеп узыйк: кампуста студентларга бер генә тапкыр катнаша алу хокукы бирелә. Бүген РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов заявкалар саны елдан-ел артса да, катнашучылар саны арттырылмаячагын әйтте. Быел да сайлап алу катгый булган: 7 мең студент арасынннан иң-иң дип табылган 220 студент сайлап алынган.

Әйтергә кирәк, кампус төрле илләрдән һәм югары уку йортларыннан килгән студентларны командада эшләргә һәм төрле вазгыятьләрдә дөрес карар кабул итәргә өйрәтә. Катнашучыларның берничәсе белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә аралашты.

Илфат Вәлиев: “Президент командасына эләгү авыр”

Казан федераль университеты идарә, икътисад һәм финанс институтының 4 нче курсын тәмамлаган Илфат Вәлиев кампуска Татарстан вәкилләрен туплау өчен, аерым сайлап алу оештырылганын әйтте. “Лидер кешеләр алар шундук күренә дип саныйм. Аларның аралашу осталыгы да башкачарак”, — диде Илфат. Ул кампус ачылышында үзенең Татарстан Президентына сорау белән мөрәҗәгать иткәнен билгеләп узды. “Без төрле оешмаларда активист булып йөрибез. Ә берәр җиргә, әйтик, коммерция структурасына эшкә керергә теләсәк тә, тәҗрибә сорыйлар. Президент командасына эләксәк, бигрәк тә әйбәт булыр иде, тик моның авыр булуын аңлыйм”, — ди Илфат Вәлиев. Рөстәм Миңнеханов Илфатның шушы соравына “Я тебя заметил” дип җавап биргән. Илфат Вәлиев киләчәккә планнарын ачып салырга ашыкмады, шулай да, күңеленең милләт белән бәйле өлкәгә ятуын белдерде. Илфатның “Сәләт”тә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Август аенда ул анда директор булып барырга җыена. “Активист булу ул яхшы, тик хезмәт кенәгәсендә теркәлми бит. Үзеңнең нәрсә эшләгәнне документаль рәвештә күрсәтеп булмый”, — диде ул.

Динара Фәезханова: “Спикерларның катлаулы әйберләр турында гади тел белән сөйләве ошады”

Динара Фәезханова КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында белем ала. Белгечлеге буенча биохимик, молекуляр биолог һәм магистр. “Магистратураның бер курсы гына калып барганлыктан, мин быел ничек тә эләгергә уйладым. Очрашуларда спикерларның катлаулы әйберләр турында гади тел белән сөйләве ошады. Алар үз тәҗрибәсе белән ачыктан-ачык уртаклашты. Бу яшьтә шундый мәгълүматлар ишетү безгә файдага дип уйлыйм. Командада төрле мизгелләр булды инде. Аралашуны дәвам иттерербез дип уйлыйм. Командабыздагы Әзәрбәйҗан, Кытай, Израиль, Испания, Россия вәкилләре белән соңгы кейсны чишү өчен көне-төне эшләдек. Йокы килде, тик төп максат бар иде. Мондагы табигать тә ошады. Болар барысы да безнең хәтердә озакка уелып калачак”, – диде Динара.

 

Анна Рыбакова: “Йокыбыз бик килә, без бик нык арыдык”

КФУның Халыкара мөннәсәбәтләр институтының 4 нче курс студенткасы Анна Рыбакова җәйге кампусны университетны тәмамлау алдыннан студентлар тормышына “чуму” өчен бердәнбер шанс дип бәяли. “Кампус ул – тормыш кайнап торган зур компаниядә үзеңне олы кеше итеп хис итү. Монда һәрвакыт йокламыйча төрле кейслар чишәбез. Безгә бик ошады. Йокыбыз бик килә, без бик нык арыдык. Бу җәй минем өчен студент елларында иң яхшысы булды. Кайчан әле шундый рәсми затларны күрә алыр идем. Аларның сорауларга ничек җавап бирүе, әңгәмә барышында үз-үзен тотышын күзәтү кызык булды. Миңа, булачак дипломатка, шундый тотнаклыкны күрү бик мөһим. Кампус командада эшләү тәҗрибәсе бирә”, — диде Анна. Ул дуслары белән алга таба да социаль челтәрләрдә аралашачакларына ышанычын җиткерде. Кампусны оештыручыларга, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Быелгы кампуста студентларга 4 кейс бирелгән. Студентлар этник конфликтлар, сланец нефте һәм газ чыгару, корал тоту хокуклары, миграция сәясәте буенча конфликтларны хәл иткән.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.