Җәйнең 25 көнен кем урлаган?

«Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгында климаттагы үзгәрешләргә һәм табигать катаклизмнарына багышланган пресс-конференция булды. Спикерлар буларак КФУ галимнәре — профессор Юрий Перведенцев, доцент Тимур Әүхәдиев катнаштылар. 

Журналистлар белән очрашуның башында ук Ю.Перведенцев глобаль җылыну механизмнары турында сөйләде. Галим әйтүенчә, антропоген эшшчәнлек нигезендә климатик системага килә торган 90% энергияне Дөнья океаны йота. Ул безнең планетаның 71%ын алып тора һәм «төп энергия аккумуляторы». Атмосферага 3 % энергия килә. Калганнары климатик системаның башка өлешләре — криосфера, биосфера, корылык тарафыннан йотыла. Быел безгә Атлантик океан йогынты ясый. Ул билгеле бер вакытта энергияне туплый, ә аннан соң аны атмосферага бирә. Галим җылы кышны шуның нәтиҗәсе дип аңлата. Ул шулай ук 2016 ел кышы да шундый ук җылы булуын әйтә. Безгә хәзер җылы, карлы, юеш алып килүче циклоннар килә.

Кеше эшчәнлеге аркасында барлыкка килә торган парник газлары Җирнең кызуына сәбәпче була. Табигать катаклизмнарының саны арта, бигрәк тә штормнар һәм ураганнар ешрак була диде Юрий Петрович. Океаннарда барлыкка килеп алар башлыча АКШка, көньяк-көнчыгыш Азиягә зыян китерә. Россия килгәндә, «европа кышының» килүе минуска караганда, плюс.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Ю.Перведенцев гыйнвар ахырына кадәр көчле суыкларны көтмәскә диде. Безне бераз гына салкынайту көтә. Ә менә февраль үзенең чыннан да «кышкы» ай булуын дәлилләргә мөмкин. «Февраль суыграк булачак, ләкин зәмһәрир суыкларны көтәргә кирәкми», — диде галим.

Пресс-конференция вакытында шулай ук хәзер сезоннар буталу тенденциясе күзәтелүе әйтелде. Метеорологлар арасында яз һава температурасы 0 градустан югары булганда, ә җәй +15 градус җылы булганда башлана дип санала. Тимур Әүхәдиев кызык саннарны китерде: кышның 52 көне арасыннан бары тик 37се генә чын кышкы көннәр булган. Ә җәйнең 25 көне юкка чыккан.

Фото: «Татар-информ».