Җәйнең соңгы мизгеле сине көтә!

14-19 август көннәрендә ТР Югары Ослан районы чатырлы шәһәрчегендә студентларның белем бирү форумы үтәчәк. Ул үзенә 1000 катнашучыны җыячак. Алар арасында Татарстан һәм Россия төбәкләре вузларыннан һәм техникум-көллиятләреннән килгән яшьләр булачак. Студентларның белем бирү форумы (СОФ) – ул уникаль белемнәр алырга, яшьләр сәясәте өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр белән аралашу, фикердәшләр белән танышу һәм үз идеяларыңны ничек тормышка ашырырга икәнен белү өчен шәп мөмкинлек.

maxresdefault

Форум түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:

  1. Проект менеджменты
  2. Эшмәкәрлек
  3. Иҗади менеджмент
  4. Социаль юнәлеш
  5. Фән һәм инновацияләр
  6. Студентлар үзидарәсе
  7. Меди
  8. Шәхси үсеш

Форумга эләгү өчен http://sof2016.tatar/join.php сайтында заявка тутырырга кирәк. Заявкалар 1 нче августка чаклы кабул ителә.

WEnzzptzqCY