Йолдызлар нигә сүнгән????

1410266881_1654538514Бөек шагыйребез Габдулла Тукай «Театр яктылыкка, яктылыкка нурга илтә» дигән сүзләрне язып калдырган. Аларның хаклыгына көннән көн инанам. Чыннан да, театр ул кешене сәнгать ягыннан да, белем ягыннан да баета. Дөресрэге, театр — ул кешелек тарихынын яшәешенең көзгесе.
5 май конне Кәрим Тинчурин театры артистлары Г.Тукай исемендәге татар филологиясе студентларына «Сүнгән йолдызлар» спектаклен тәкъдим итте.
К.Тинчурин иҗатының йөзек кашы булган бу әсәр сәхнәдә искиткеч куелды. Актерлар уены спектакль башыннан ахырына кадәр тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итеп торды. Пьесаның бирелеше алдагы елларда күрсәтелгән спектальләрдән аерылып торуын да әйтеп узырга кирәк. Монда, әлбәттә, режиссер Резеда Гарипова һəм спектакльнең сəнгать җитəкчесе Рəшит Заһидуллиннарның зур өлеше кергән. Иң элек күзгә чалынганы ул интерьерның, геройлар киемнәренең үзенчәлеге.
Сəхнəдə – авыл йорты күренеше. Ул мебельгә бай булмаган, иске һәм кечкенә генә йорт. Бу чорны күззаллауга тагын да ярдәм итә дип саныйм. Барлык вакыйгалар шушы өйдә бара. Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – арткы дивар буенда утыручы оркестр.
Пьеса геройларның образларын дөрес аңлап , психологик яктан югары дәрәҗәдә ачу – актерларның профессиональлеген күрсә.
Сəрвəр ролен Резеда Сəлəхова искиткеч башкарды. Ул тамашачыны үзенең осталыгы белән таң калдырды. Ә иң тәэәсир иткәне – ул Исмəгыйльнең (Булат Зиннəтуллин) үлемендə үзе гаепле булуны аңлаган Сəрвəрнең акылдан язу күренеше. Бер ук вакытта елап та, көлеп тә, кайгырып та, шатланып та күрсәтә алды ул.
Надир мəхдүм (Зөлфəт Закиров) образы әсәрдә бик ямьсез итеп, куркыныч итеп тасвирлана. Спектакль барышында геройлар сөйләмендә дә бу аңлатыла. Ләкин минем карашка, сәхнәдә әлеге геройның куркынычлыгы күрсәтелеп бетмәде. Аның ямьсезлеген күрсәтүче билге булып аның бөкресе генә күрсәтелде.
Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге –аның тәмамлану күренеше. Сәрвәрнең үлеменә ышана алмыйча юләрләнгән Надир мəхдүмнең сүзләреннән соң, сәхнәгә яшьләр чыгып, кулларында тоткан шәмнәрен сүндерә. Бу тамашачыга Исмәгыйль сөйләгән төшне искә төшерә . Әлеге алым белән режиссер әсәрнең фаҗигасенең тирәнлеген, яшьләрнең җаннарын өздерүче хәсрәтнең ачылыгын күрсәтә.