Йолдызнамәләрдә дөреслек бармы? (Юмореска)

Габделхәй карт ян тәрәзәдән төшкән кояш нурларына коенып, урам хәлләрен күзәтеп , карчыгы белән гәп корып, тәмләп чәй эчеп утыра иде. Шулчак радио дикторы соңгы хәбәрләрне сөйләп бетергәч, йолдызнамәләргә күчте. Габделхәй карт моның ише нәрсәләргә әллә ни ышанмаса да, ара-тирә колак салгалый иде. Хәер, ышанмас җиреңнән ышанырсың, теге вакытта ничек рас килде бит?! “Укчылар, юлда йөргәндә карап кына йөрегез, сак һәм игътибарлы булыгыз!” – дигән иде. Ул чакта карт көлемсерәп, минем йөрисе юл шул инде, абзар белән өй арасы, дип куйган иде. Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер дигәндәй, шул көнне үк кич белән юлда яткан ташка таягы эләгеп, сөртенеп тә китте, бер мизгел эчендә алга сөрлегеп барып та төште. Әллә җеннәр тотып атты шунда?! Алланың рәхмәтедер, аяк-куллары сынмады, бераз кара янган урыннарны исәпкә алмаганда артык зыян күрмәде карт.

Менә шуннан соң ышанмый кара инде син йолдызнамәгә?!

— Тукта әле, бүген нәрсәләр юрар икән? – дип карт, эчә башлаган чәен дә эчмичә, радио янына килеп утырды. Менә чират аның билгесе – укчыга җитте. “Укчыларны әти-әнисе көтә” дигәч, эсселе-суыклы булып китте, хәтта каз тәннәре чыкты Гәбделхәй картка.

— Бәрәкалла! – диде ул, исен җыя алмыйча.

— Ничек инде мине көтәләр, көтми генә торсыннар әле .

Гәбделхәй картның әти-әнисе үлгәнгә дә биш былтыр бит инде. Шикләнүенең икенче сәбәбе дә юк түгел, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бүген җитмәсә әнисе төшенә керде, ачык хәтерләмәсә дә, әнисе нидер әйтте инде.

Карт кайта-кайта уйланды. “Тукта әле, ничек инде, миңа бу фаразны юрады әле бу?” – дип үзалдына сөйләнде.

Инде сигезенче дистәне вакласа да, бик еш аяк-куллары сызланса да, әле картның “әти-әнисе чакырган җиргә” ашыгып китәргә бер дә исәбе юк иде. Ни әйтсәң дә, тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, бер дә анда барырга атлыгып тормый әле. Шулай уйланып утырганнан соң ул, үзем дә бигрәк бер катлы инде, шундый вак-төякләргә ышанып торам, дигән фикергә килеп, тынычланды. Радиода эшләүчеләрен әйтер идем, вакыт әрәмгә уздырып, йолдызнамәләр әйтеп тормасалар? Карт уйлый торгач, бу фаразны юкка чыгарырлык сәбәпләрнең иң акыллысын уйлап тапты. Тукта әле, кем әйткән мине Укчы йолдызлыгында туган дип. Ул чакта теләсә – кайчан яздырганнар бит, әле хәтта бер-ике яшькә кечерәйтеп тә яздырганнар. Әнә түбән очтагы Самат хәтта ике ике яшькә кече булып йөрде, югыйсә, әнисе икегез бер көнне тудыгыз дип әйтә торган иде. Ә бәлки мин, кәҗә-мөгездер…Әйе, мин һичшиксез кәҗә-мөгез булырга тиеш! Тукта әле, кәҗә-мөгезләргә нәрсә юрады соң? Сезгә зур гына акча керүе мөмкин диде. Менә монысы җанга якын фараз, колак салсаң да ярый. Бирсен Ходай, зур акча эчне төртеп тишмәс. Бәлкем, бу йолдызнамә дигәннәре дөрестер дә, югыйсә, радиодан эфир вакытын әрәм итеп, газетада аңа аерым урын биреп даими язып бармаслар иде. Әйе, әйе, ышанмас җиреңнән ышанырсың, бик зур акча ди бит! Карап карыйк, ни булыр!

Илүзә Галимҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.